Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
8 февраль 2020, 18:25

Кыз урлау

М. Гафури исемендәге драма театры чишмәлеләрне спектакль белән сөендерәчәк

28 февральдә М. Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры Чишмә районы Мәдәният сарае сәхнәсендә РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, БАССРның халык шагыйре, драматург Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулу уңаеннан «Кыз урлау» спектаклен тәкъдим итә.
Бәйрәм рухындагы күңелле музыкаль комедия 1958 елда язылган. Ул шунда ук тамашачы күңеленә хуш килгән һәм озак еллар республика театрлары афишасында урын алган.
Беренче тапкыр М. Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры бу пьесаны 1958 елда сәхнәләштерә, режиссеры – Вәли Галимов, 1980 елда куелган спектакльнең режиссеры – Рифкать Исрафилов. 2019 елның 8 октябрендә быелгы спектакльнең премьерасы була.
Аны сәхнәгә кую өстендә режиссер – Ш. Бабич исемендәге республика яшьләр премиясе лауреаты Илсур Казакбаев, театрның баш рәссамы – БРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Рәсәйнең «Алтын битлек» милли театраль премиясе лауреаты, Салават Юлаев ордены кавалеры Альберт Нестеров, музыкаль бизәлеш буенча Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илшат Яхин һәм башкалар эшләде.
Комедия нигезендә – классик сюжет – мәхәббәт өчпочмагы. Башкорт авылында сабантуй бара. Яшьләр төрле уеннарда катнаша, җырлый, бии, картлар яшьлекләрен искә ала. Аҗмагол исемле карт яшь чагында ничек итеп сөйгән кызын урлап алып кайтуы турында бераз шыттырып сөйли. Бу юлы да тарих кабатлана диярлек, әмма кыз урынына әби урлыйлар. Төп геройлар ролен Гөлнара Казакбаева, Айнур Ситдыйков һәм Азат Вәлитов башкара, спектакльдә шулай ук танылган сәхнә осталары Олег Ханов, Эльвира Юнысова, Хөрмәтулла Үтәшев, Илсөяр Газетдинова, Нурия Ирсаева, Суфия Корбангалиева, Гүзәл Маликова, Рәмзия Хисамова, Тәнзилә Хисамова, Минзәлә Хәйруллина, Хәким Мортазин, Алмас Әмиров, Илдар Сәитов, Юнир Куланбаев, Лилия Галина, Урал Әминев һәм башкалар катнаша.
Театр оркестры башкаруында тере музыка, сәхнәдә күмәкләп җырлар, биюләр башкару, ачык декорацияләр – боларның барысы да спектакльне истә калырлык итә.
Театр коллективы 2020 елның 28 февралендә сәгать кичке 7дә район Мәдәният сараенда язучы, драматург Мостафа Сафа улы Кәримовның туган районында тамашачылар белән очрашуны көтеп кала.
Читайте нас: