Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
5 февраль 2020, 16:47

Яңа адреслар барлыкка киләчәк

Тиздән Чишмә районында тагын берничә йөз яңа адрес барлыкка киләчәк.

Районның баш архитекторы Илдус Зәйнуллин сүзләренә караганда, 2019 елда Шөнгәккүл, Ибраһим һәм Дмитриевка авыл биләмәсендәге Кызыл Октябрь авылларында урнашкан өч объектны межалауга рөхсәт бирелгән. Өстәвенә, Кызыл Октябрь авылында 455 җир участогы уфалыларга бүлеп бирелә. Шөнгәккүл авылында 291, Ибраһимда 215 участок йортлар төзү өчен биреләчәк. Участокларны 2020 елның өченче кварталында бүлү күздә тотыла.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 2019 елда Чишмә поселогында һәм Сәйран авылында шәхси торак төзелеше өчен участоклар чират буенча бүленгән. Киләчәктә Ярми авылын да зурайту планлаштырыла. Яңа бистә каршында торак йортлардан тыш социаль объектлар, аерым алганда, балалар бакчасы, физкультура-савыктыру үзәге һәм кибет булачак.
Шулай ук Чишмә поселогының Яр буе урамында Торак төзелешен үстерү фонды төзүче 96 фатирлы күп катлы йортта төзелеш эшләрен башлау планлаштырыла. Ә Торак төзелеше фонды предприятиесе Ленин урамы, 62 адресы буенча йорт төзүне дәвам итәчәк.
Читайте нас: