Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
2 февраль 2020, 17:18

Ата-бабаларга хөрмәт йөзеннән

Арслан авыл Советы биләмәсенең Яңавыл Мәдәният йортында Урындагы башлангычларга ярдәм күрсәтү программасы (ППМИ) буенча проектны тормышка ашыру өчен йомгаклау җыелышы булды.

Анда авылда яшәүче 270 кешенең 77се катнашты.
Яңавыл халкы ППМИ-2020дә катнашу өчен бердәм тавыш бирде. Тәүге җыелышларда «Яңавыл авылында су белән тәэмин итү челтәрләрен капиталь ремонтлау» һәм «Яңавыл зиратын төзекләндерү, коймасын алыштыру» дигән ике проект тәкъдим ителде. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча йомгаклау җыелышында «Яңавыл зиратын төзекләндерү, коймасын алыштыру» проекты сайланды (73 кеше – әйе, каршы – 0, тыелып калучылар – 4). Авыл биләмәсе башлыгы И. Курамшин проектны тормышка ашыру өчен якынча 1 259 500 сум акча кирәк булачагын хәбәр итте. Муниципалитеттан 100 000 сум акча бүленәчәк, халыктан һәм иганәчеләрдән 170 000 сум, һәр йорттан 1000 сум акча җыярга кирәк булачак.
Җыелышта проект буенча эшләрне алып бару өчен инициаторлар төркеме сайланды, аның рәисе итеп Т. Багданованы сайладылар.
Акча артып калган очракта, аны зират өчен корылма төзүгә һәм кирәк-ярак эш кораллары сатып алу өчен тотарга булдылар.
Читайте нас: