Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
31 гыйнвар 2020, 17:42

Бию театры һәм дөнья илчесе

Чишмәгә Ф. Гаскәров исемендәге танылган ансамбль килә

Башкорт дәүләт бию ансамбле 1939 елда башкорт халык биюен яхшы белүче, аның дәртле пропагандисты, талантлы биюче, ул чорда Башкорт опера һәм балет театрының әйдәп баручы артистларының берсе Фәйзи Гаскәров инициативасы белән оештырыла.
1988 елда халык биюләре ансамбленә Фәйзи Гаскәров исеме, 1996 елда «академия ансамбле» исеме бирелә. Биючеләрне Азия, Африка, Европа, Америка илләрендә алкышлап каршы алалар. Ансамбль 80нән артык илдә чыгыш ясый. Алар «башкорт» биюен күрсәтү өчен генә түгел, ә башка халыкларның «бию теленә» өйрәнү өчен дә бара. «Кадриль», «Гопак», «Арагон хотасы», «Йохр», «Сиртаки» – бүген аларның репертуарында ике йөздән артык халык биюе бар. Аларны актив пропагандалаган өчен Башкортстан артистлары ЮНЕСКОның «Биш континент» алтын медален һәм «Дөнья илчесе» дипломын ала. Бу Рәсәйдә Игорь Моисеев бию ансамбленнән соң, әлеге бүләккә лаек булган икенче коллектив.
«Биюләрне сәхнәгә куючы килгәч, без кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырышабыз. Ул безгә өйрәткән һәр хәрәкәтне, һәр карашны отып алабыз. Безнең Калмыкиядә, Камчаткада, Краснодар краенда дусларыбыз күп. Без шул як артистлары белән аралашабыз һәм алар безгә үз осталыкларын тапшыра», – ди биючеләр.
Башкортстан Республикасының Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт халык биюләре академия ансамбле Рәсәй мәдәнияте бренды, Башкортстанда яшәүче халыкларның традицияләрен саклаучы булып тора. Коллектив дөнья күләмендәге заманча биюләрнең гаҗәеп сәнгать панорамасын тәкъдим итә.
Фәйзи Гаскәров исемендәге халык биюләре ансамбле – чын бию театры: ул башкорт халкы гореф-гадәтләрен саклап, тамашачыга дөньяда һәм Рәсәйдә яшәүче күп халыкларның биюләрен тәкъдим итә. Аның репертуарында 180нән артык бию бар. Ансамбль илебезнең төрле төбәкләрендә генә түгел, чит илләрдә дә танылган: кешеләрне үз сәнгате белән гаҗәпләндереп һәм сөендереп, үзенең иҗади багажын яңа биюләр белән баетып Рәсәй шәһәрләре, төрле илләр буенча гастрольләрдә йөри.
Ф. Гаскәров исемендәге ансамбль кайда гына чыгыш ясамасын, аны һәрвакыт зур уңыш һәм рәхмәтле тамашачыларның сөюе озата бара. Аның кабатланмас иҗади стиле халык гореф-гадәтләренә, темпераментына тирән үтеп керү, төгәл техника, үзенчәлекле грация һәм матурлык хисе белән аерылып тора.
Фәйзи Гаскәров исемендәге халык биюләре ансамбле безнең район Мәдәният сараенда 13 февральдә кичке 7дә чыгыш ясаячак
Читайте нас: