Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
25 гыйнвар 2020, 16:43

Аек авыл – сәламәт кешеләр!

Чишмә районының Ярми авылы «Аек авыл» бәйгесенең республика этабына үтте.

Анда катнашу өчен районның 11 авыл биләмәсе гариза бирде. Муниципаль этап 2019 елның июленнән ноябренә кадәр барды. Республика этабында 47 авыл катнашты, алар «Иң аек авыл» исеме өчен көрәшәчәк.
– Район этабында аларның эше баллар белән бәяләнде, – дип хәбәр итте Ярми авыл биләмәсенең яшьләр белән эшләү буенча белгече Екатерина Исмәгыйлева. – Авылда эшләүче һәм эшләмәүче халык саны, балалар туу факты, исерек хәлдә кылынган хокук бозуларның, полициядә исәптә торучыларның күпме булуы, шулай ук клублар (кызыксынулар, бәйләү, вокал буенча түгәрәкләр) эшләү һәм район чараларында еш катнашу исәпкә алынды.
Аның сүзләренә караганда, авыл биләмәсендә бәйгенең республика этабына 13 гыйнвардан 23 февральгә кадәр чаралар планы төзелгән. Комиссия авылда үткәрелгән чараларны гына түгел, ә халыкның активлыгын, ягъни киңкүләм мәгълүмат чараларында һәм социаль челтәрләрдә мәгълүмат таратуны, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауны да бәяләячәк.
– Җиңүчегә 500 мең сум, икенче һәм өченче урыннар өчен чагыштырмача 250 һәм 150 мең сум акча биреләчәк. Бәйгедә җиңү яулый алсак яки призер булсак, бу акчага волейбол яки балалар мәйданчыгы төзергә телибез, – дип билгеләде Екатерина.
Читайте нас: