Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
24 гыйнвар 2020, 12:19

Балалар өчен бәйрәм

Хөсәен бәк исемендәге җәмигъ мәчеттә күп балалы гаиләләрдә һәм балалар приютында тәрбияләнүчеләргә күчтәнәчләр, бүләкләр биреп, осталык класслары үткәреп, чын бәйрәм оештырдылар.

Усман хәзрәт һәм аның гаиләсе һәркемне кадерле кунак итеп каршы алды. Кемдер әтисе яки картәнисе белән, ә күбесе әниләре белән килгән иде. Шөнгәккүлдә яшәүче бертуган Васильевлар – Линар һәм Владислав абыйлары белән килгәннәр. Сынлы сәнгатьнең яңа техникасы буенча осталык классы буласын белгәч, кызыксынганнар, карыйсылары килгән. Владислав та рәсем ясарга ярата, әллә ничә дәфтәр тулды инде, ди.
Балалар әти-әниләре белән дәрес булачак бүлмәгә үттеләр, анда рәссам һәм каллиграф Әнвәр Шәйхетдинов барысына да киселгән агач түгәрәге, пумалалар, перчаткалар һәм рәсемнәр әзерләп куйган иде. Һәркемгә җылы елмаю бүләк итеп, аңа тормыш иптәше Маоли ярдәм итте. Эш башланды. Балалар кулларына перчаткалар киеп агачны грунтовка, аннары җилем белән буядылар. Үзләре ошаткан рәсемнәрне сайлап агачка ябыштырдылар. Мондый техника фототрансфер дип атала. Ябыштырып бетергәч суга салып, әкрен генә кәгазьләрен алдылар. Төсле картина агачта калды. Бу эшнең нәтиҗәсе барысының да күңеленә хуш килде, ә Владислав хәтта өйдә калган энесе өчен тагын берне сорап алды. Аннан соң төсле картина ябыштырылган агач түгәрәкләрен лак белән капладылар һәм киптерергә калдырдылар.
Тәнәфес ясаганнан соң барысы да табынга чакырылды. Ул арада Әнвәр белән Маоли сувенирларны өйдә элеп кую өчен җайланмалар ясадылар. Тәмле пылаудан авыз иткәч, иганәчеләр әзерләгән сый-нигъмәтләрне һәм бүләкләрне алу өчен барысы да зур залга күтәрелде. Ә бүләкләр гади түгел, тылсымлы, әти-әниең белән бергә уйнарга мөмкин булган уеннар иде.
Әлеге чара гаилә хезмәте белән берлектә оештырылды, аның җитәкчесе – Эльвира Яковлева. Аерып әйткәндә, ул гаилә хезмәтенең мәчет һәм чиркәү белән дә хезмәттәшлек итүе турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, без балалар игелеккә ышанып үссеннәр өчен, мондый бәйрәмнәрне ешрак оештырырга тиешбез.
Читайте нас: