Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
21 гыйнвар 2020, 20:10

Картлар йортына бүләкләр һәм күңел җылысы белән...

Шөнгәккүл авылының картлар йортында 28 кеше, 17 ир-ат һәм 11 хатын-кыз яши.

Коридорында без Нина М. (исеме үзгәртелде) белән сөйләшеп киттек, ул бирегә элекке хезмәттәшен урнаштырганда нинди документлар кирәклеген белү өчен килгән, аның туганнары калмаган, ялгызына гына авыр икән. «Бирегә килергә язмасын. Олыгайгач та тамагың тук, өстең пакь булып, аралашып кешечә яшисе килә. Хәзер кеше кешегә йөрми, ул көннәр буе ялгыз. Кайвакыт ач килеш утыра. Чөнки социаль хезмәткәр атнага ике тапкыр гына килә», ди ул.
Чишмә районында өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны социаль хезмәтләндерү бүлеге мөдире Антонина Евстигнеева сүзләренә караганда, биредә яшәүчеләрнең иң яшенә 52, ә иң картына 92 яшь. Алар гаиләсез һәм үзләрен карарга мөмкинлекләре булмаган кешеләр. Аларга даими тәрбия булган урында яшәү уңайлырак, биредә ашаталар-эчертәләр, юынырга ярдәм итәләр, чиста кием, кирәкле дарулар бирәләр, мөһим булганда медицина ярдәме күрсәтәләр яки табиб чакырталар.
– Безгә «Картлык – шатлык» хәйрия оешмасы, Чишмә поселогының Успение гыйбадәтханәсе ярдәм итә. Раштуа бәйрәменә чиркәү карамагындагы якшәмбе мәктәбенә йөрүче балалар концерт куйдылар. Күңел җылысын өләшү, сөйләшеп утыру, киемнәр һәм күчтәнәчләр бирү өчен килүчеләр бар. Мәсәлән, Верхний хуторыннан Әхмәровлар гаиләсе картларны Яңа ел белән котлап бияләйләр һәм җылы оекбашлар китерде, ә Урта Усманнан бер гаилә (исем-шәрифләрен әйтмәгәннәр) картларның һәркайсына аерым бүләк тапшырды. Алар йортларында да ике картны карыйлар. Дөньяда изге күңелле кешеләр күп бит, – диде Антонина Иванова.
Читайте нас: