Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
18 гыйнвар 2020, 15:09

Бездә кунакта – Рус география җәмгыяте

Чишмә районы архитектура һәйкәлләре булган бай тарихлы төбәк, шуңа күрә безгә илебезнең төрле почмакларыннан һәм бөтен дөньядан киләләр.

Бу юлы безгә Рус география җәмгыятенең Башкортстан бүлекчәсе әгъзалары килде. Алар өчен музейда экскурсия оештырылды, кунакларны аеруча халык шагыйре Мостай Кәримнең шәҗәрәсе кызыксындырды. Арытаба алар изге Акзират каберлегендә Хөсәен бәк кәшәнәсендә булдылар. География җәмгыяте әгъзалары шулай ук Дурас авылына бардылар, анда чиркәүне, Дим елгасы янында урнашкан борынгы тегермәнне, андагы ашлык саклау урынын карадылар. Бу 19нчы гасырда, 1880 елда төзелгән өч катлы ташландык бина. Билгеле булуынча, тегермән 1965 елга кадәр эшләгән, бирегә ашлык тарттыру өчен тирә-як авыллардан да килгәннәр. Ул агалы-энеле Бушмариннарныкы булган.
Арытаба кунаклар Тәпәреш авылына, төгәлрәк әйткәндә, малтабар Дамир Идиятуллинның терлекчелек фермасына бардылар. Аның башкорт токымлы 400 баш аты, абердин-ангусс токымлы 150 баш сыеры, мисыр тавыклары, тавислары һәм үрдәкләре, ә иң мөһиме, Башкортстанның беренче президенты Мортаза Рәхимов көтүеннән ала-кола боланнар бар.
Әйткәндәй, үткән елның ноябрендә Дамир Сәгыйтьҗан улы «Республика намусы өчен» бәйгесендә «Ел эшкуары» исеменә лаек булды. Шуны өстәп әйтергә кирәк, география җәмгыяте әгъзалары белән бу сәфәрдә билгеле велосәяхәтче Антон Сазонов та катнашты. Юлда барганда ул үзенең Европа буенча җәйге сәяхәте турында сөйләде, әйткәндәй, аның өчен ул 1 340 160 сум күләмендә Рәсәй Президенты гранты алган. Биш айда ул Украина, Словакия, Венгрия, Австрия, Швейцария, Франция, Испания аша үтеп Португалиягә кадәр барып җиткән.
Рус география җәмгыятеннән кунаклар канәгать калды. Әйткәндәй, бу җәмгыятьнең Башкортстандагы бүлекчәсенең беренче чираттагы бурычлары арасында – республикада һәм аннан читтә туризм үсешенә бөтен яклап булышлык күрсәтү. Чөнки туризм – бюджетны тулыландыруның һәм туган ягыбызның Рәсәйнең тарихи вакыйгаларга бай һәм матур төбәге буларак абруен үстерү чыганагы.
Читайте нас: