Пионерлар һәм укучылар йортына йөрүче балаларны биредә кызыклы тамашалар һәм төрле бүләкләр көтте. Ә аеруча әһәмиятле булган игелекле эшләр өчен балаларга Бөек Устюгта яшәүче Кыш бабайдан грамоталар, шулай ук кинога һәм республика башкаласындагы музейларга бару өчен билетлар һәм башка бүләкләр тапшырылды.