Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
15 гыйнвар 2020, 19:33

Өйләрдә җылы һәм якты булсын өчен...

«Чишмәэнергосервис» җәмгыяте дә, районның башка предприятиеләре кебек, декабрь ахырында үткән елга йомгак ясады.

Предприятиедә 107 кеше эшли. Биредә ике төр эшчәнлек алып барыла: ул җылылык һәм электр энергиясе белән тәэмин итә.
– Безнең предприятие елны уңышлы тәмамлады. Җылыту мизгеле 26 сентябрьдә башланды. 2019 елга планлаштырылган капиталь ремонт күләмен үтәдек һәм кышка ышанычлы аяк бастык. Җылыту мизгеленең өч аенда аварияләр һәм җылылык белән тәэмин итүдә өзеклекләр булмады, – дип хәбәр итте «Чишмәэнергосервис» МУП директоры вазифасын вакытлыча башкаручы Әлфия Рәхимкулова.
Җәйге чорда 564 метрда җылылык челтәрләре алыштырылган, шуларның 204 метры инвестиция программасы барышында, калганнары капиталь ремонт акчасы исәбенә башкарылган. Шулай ук Шөнгәккүл авылында ике иске казан, өч казанның горелкалары алыштырылган һәм Горный авылында даими хезмәтләндерүче эшчеләрдән башка котельный эше оештырылган. 2019 елда «Чишмә поселогында җылылык белән тәэмин итүне үстерү» инвестиция программасы буенча 4920 мең сумлык эш башкарылган. 2020 елга җылылык челтәрләрен ремонтлауның капиталь планы эшләнгән һәм кирәкле материаллар сатып алына башлаган.
«Чишмәэнергосервис» предприятиесе 13 котельныйны хезмәтләндерә, җылылык челтәрләренең гомуми озынлыгы 39 чакрым тәшкил итә. Предприятие үз акчасы исәбенә Беренче май тыкрыгындагы биш фатирны аерым җылытуга күчергән. Бу акчаны экономияләү максатында эшләнгән, югыйсә 600 метр озынлыктагы җылылык челтәрен алыштырырга туры килер иде.
«Чишмәэнергосервис» МУП Чишмә районы буенча 172 чакрым озынлыктагы электртапшырулар линиясен һәм 55 трансформатор подстанциясен хезмәтләндерә.
Капиталь ремонт программасы буенча көчле җилгә, явым-төшемгә чыдамлы 1600 метр СИП (изоляцияләнгән электрчыбык) сузылган.
– Электрчелтәрләр буенча инвестиция программасына ярашлы без Чишмә поселогында өч трансформатор станциясен, Дуслык проспекты буенча һавадан үткән 10 киловольт линияне алыштырдык. Тагын да АСКУЭ (электр энергиясен контрольдә тотучы һәм исәбен алып баручы автоматлаштырылган система) куябыз, – дип билгеләде Әлфия Рәхимкулова.
Нәрсә соң ул АСКУЭ? «Чишмәэнергосервис» җәмгыяте хезмәткәрләре баганаларга электр-исәпләгечләр куя, аларның күрсәткечен махсус программа буенча GSM-модем аша алырга мөмкин. Электр энергиясен кулланган өчен түләмәүчеләрнең утын хәтта бер кнопкага басу белән сүндерергә мөмкин. Агымдагы елда АСКУЭ җайланмасына 219 кулланучы тоташтырылган. Әлеге вакытта 3200 кулланучының нибары 573е электр энергиясен әлеге система аша куллана, яңа елда тагын 300е кушылачак. Моның ике як өчен дә уңайлылыгы бар: контролерларга ай саен йорттан йортка кереп карап йөрергә туры килмәячәк, кулланучыларга электрисәпләгеч күрсәткечен тапшырырга һәм аны алыштырырга кирәк булмаячак (алыштыру һәм тикшерү белән предприятие үзе шөгыльләнәчәк).
– Безнең төп бурычыбыз – һәркайсыбызның өендә җылы һәм якты булсын өчен, кулланучыларны электр һәм җылылык энергиясе белән сыйфатлы һәм ышанычлы итеп тәэмин итү, – дип сүзен тәмамлады Әлфия Галимҗан кызы.
Читайте нас: