Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
14 гыйнвар 2020, 13:44

Юлчылар өчен мәчет ачылды

28 декабрьдә безнең районда тагын бер мәчет ачылды.

Ул Арслан һәм Уразбахты авыллары арасында, М-5 Мәскәү – Чиләбе юлындагы кафе янында урнашкан.
Мәчет ачу тантанасына тирә-юнь авыл халкы, шул исәптән Уразбахты, Салих, Арслан авыллары имамнары, төзүчеләр килде. Чара Коръән аятьләре укудан башланды. Биредә җыелучы халык алдында Рәсәй мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте вәкиле, Ләлә-Тюльпан мәчете имам-хатибе Равил хәзрәт Мәмлиев чыгыш ясады:
– Мәчет ачылу – шатлыклы вакыйга. Аны төзү тирән мәгънәгә ия. Биредә бәрәкәт – илаһи иминлек, игелек һәм җитешлек. Илебез территориясе бик зур. Юлчыларга Сәфәр мәчетенә кереп тәһарәт алу һәм намаз уку мөмкин булачак. Икенчедән, үткечеләр бу урынны чүпләмәс, чөнки аларга оят булыр, дип уйлыйм. Бу мәчетнең ишекләре беркайчан да ябылмасын иде, дип телисем килә.
Хөсәен бәк исемендәге җәмигъ мәчетнең имам-наибе Усман хәзрәт бу изге эшкә кулларыннан килгәнчә өлеш кертүчеләргә рәхмәт белдерде һәм Мөхәммәт пәйгамбәрнең (с.г.в.) «Кем Аллаһ ризалыгы өчен мәчет корса, Аллаһ ул бәндәсенә шул мәчет мисалында җәннәттә йорт төзер», дигән сүзләрен искә алды. Безнең республикада юл буенда салынган мәчетләр бармак белән генә санарлык. Алик хәзрәт Иманаев «Май башында мәчеткә нигез салынса, декабрь ахырында ул ачылды», дип Сәфәр мәчете турындагы тәэссоратлары белән уртаклашты.
Кунаклар намаз уку өчен мәчеткә керделәр. Чара гадәттәгечә бәйрәм табыны белән тәмамланды.
Читайте нас: