Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
11 гыйнвар 2020, 14:14

Рәсәй гражданнары сафында

Районның Тарих-крайны өйрәнү музеенда ундүрт яшьләре тулган яшь гражданнарга тантаналы шартларда паспортлар тапшырылды.

Чишмә районының мәгариф учреждениеләреннән унбер укучы тулы хокуклы Рәсәй гражданнары булдылар, ә Мөхсин Нәзметдинов Рәсәй гражданлыгы алды. Аларга паспортларны Рәсәй Эчке эшләр министрлыгының Чишмә районы буенча миграция бүлеге начальнигы, полиция майоры Алмаз Карачурин тапшырды. Тарих-крайны өйрәнү музее хезмәткәрләре кунакларга һәм яшь гражданиннарга Конституция көне һәм паспорт барлыкка килү тарихы турында презентация әзерләде.
Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы – Корылтай депутаты Айдар Якуповның котлап, «Чишмә» спорт-савыктыру комплексына ике тапкыр баруга билет тапшыруы балалар өчен көтелмәгән шатлык булды.
Укучылар шулай ук «Бердәм Рәсәй» партиясенең Чишмә районы бүлегенең башкарма секретаре Илүсә Габидуллинадан, Рәсәй МВДның Чишмә районы буенча миграция бүлеге белгече Алсу Сәфәровадан һәм Чишмә районында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил ярдәмчесе Алена Кузьмина кулыннан истәлекле бүләкләр алдылар. Балаларны паспорт алулары белән котлау өчен ата-аналары һәм дуслары да килде.
Читайте нас: