Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
11 гыйнвар 2020, 12:53

Кыш бабай белән Карсылу килде

24 декабрьдә район Мәдәният сараенда Чишмә районы хакимияте башлыгы чыршысы булды.

Тамаша башланыр алдыннан малайлар чыршы янында булачак бәйрәм чарасы турында сөйләштеләр, ә кызлар бер-берсенә матур киемнәрен күрсәтеп нәрсәдер турында серләштеләр.
Агымдагы елда район Мәдәният сарае хезмәткәрләре алар өчен «Настеньканың һәм аның дусларының маҗаралары» дип аталган тамаша әзерләделәр. Балалар биредә төрле әкиятләр һәм җансурәтләр геройларын – «Смешарики» җансурәтеннән персонажларны, «Кызыл башлык» әкиятеннән Бүрене күрә алдылар.
Көннең беренче яртысында биредә районның төрле авылларыннан чакырылган уку алдынгылары, спорт ярышларында, олимпиадаларда, бәйгеләрдә җиңүчеләр һәм призерлар җыелды, төштән соң район Мәдәният сарае хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән әкияти тамашага поселок мәктәпләренең иң яхшы укучылары, сәнгать мәктәбендә, Пионерлар һәм укучылар йортында тәрбияләнүчеләр килде.
Яңа ел тамашасында Чишмә районыннан 200 укучы катнашты.
– Бүгенге чара бик кызыклы һәм көлкеле булуы белән ошады, бәйрәмгә килүемә һәм башка балалар белән бергә күңел ачуыма шатмын. Геройлардан, барыннан да ныграк, Матроскин кушаматлы мәче ошады, – дип сөйләде Новотроицк авылыннан Антон Зарипов.
Шөнгәккүлдән килгән Ксения Дибаева бәйрәмдә принцесса күлмәгендә иде. Аның сүзләренә караганда, ул яңа ел тамашасыннан онытылмаслык тәэссоратлар алган, аңа бигрәк тә «Простоквашино» җансурәтеннән Шарик кушаматлы эт ошаган.
Балалар Нюша һәм Лосяш оештырган уеннарда актив катнаштылар, геройлар белән бергә күңел ачтылар, Кыш бабай һәм Карсылу белән чыршы тирәли әйлән-бәйлән йөрделәр.
Тамаша ахырында балаларга киләсе ел символы – Тычкан рәсеме төшкән тартмага салынган тәм-томнар тапшырылды.
Читайте нас: