Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
11 гыйнвар 2020, 17:24

Кошларга ярдәм итәбез

Безнең гимназиядә укучылар һәм ата-аналар тырышлыгы белән кошларга утлыклар куелды.

Алия Латыйпова, Чишмә гимназиясе укытучысы
Аеруча 1А сыйныф укучылары актив катнашты. Иң яхшы утлыкларны мәктәп участогында үскән агачларга элдек. Аларның күбесе җепкә эленгән, чөнки кошларга төрле

яктан килеп куну уңайлы. Биредә нинди генә кошлар сыйланмый! Чыпчыклар да, шәһәр күгәрченнәре дә, ала каргалар, кызылтүшләр, һәм, әлбәттә инде, песнәкләр дә бар. Укучылар канатлы дусларына җим салу өчен үзара график та төзеделәр. Безнең игелекле эшебез кошларга зыян салмасын өчен җим бирүнең кайбер үзенчәлекләре турында белү кирәк.

– Азык төрле булырга тиеш. Аларга тары, вакланган бодай, карабодай ярмасы салсаң әйбәтрәк. Елга комы да өстәргә кирәк. Артыгын ашатырга ярамый, шуңа күрә җимне көнгә бер тапкыр, мөмкин булса көн дә бер үк вакытта бирәләр, – ди педагог Зәрия Гыйләҗетдинова.

Бер утлыкка көнгә 50 грамм җим салына, кошларны ашату мизгеле март азагына кадәр дәвам итә. Безнең «кошлар кафесы» һәркөнне иртәнге сигездән эшли. Канатлы дусларыбыз салкыннарда балалар тырышлыгы белән кышлап, ямьле язны моңлы сайрап каршы алыр.
Читайте нас: