Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
4 гыйнвар 2020, 11:44

Тату гаиләдә һәркем үзен чиксез бәхетле тоя

Яңа елны сине яраткан, көтеп алган һәм сиңа ышанган гаилә кочагында каршы алырга тырышалар.

Гүзәл Ибраева
Чөнки гаилә – иң мөһиме.

Бөек классик язучы Лев Толстой юкка гына «Үз өендә бәхетле булган кеше бәхетле» дип язмаган бит.

Үрге Тирмә авылыннан Лилия белән Зинфир Рәҗәповлар гаиләсе дә Яңа елны өйдә бәйрәм иткән. Балалар белән күңелле итеп, шигырьләр сөйләп, җылы теләкләр әйтеп каршылаганнар.

Каенана белән килен өстәл тутырып – салатлар ясап, пилмән, голубцы, каз, электән килгән гадәт буенча, зур бәлеш пешереп мул табын әзерләгәннәр. Бәлешне һәр хуҗабикә үзенчә пешерә, һәм ризык әзерләү серен бик ачып бармый. Лилия дә елмаеп төрле итләр кушып ясавын гына әйтте. Азык-төлекнең күбесе үз хуҗалыкларыннан, алар ихата тутырып мал-туар, кош-корт асрыйлар. Көз көне бакчадан мул уңыш алганнар. Уллары Ильмир белән Ильяс шашлык әзерләгәннәр, яңа елга өйне һәм йорт алдын гирляндалар белән бизәгәннәр. Оныклары Радмир аларга ярдәмләшеп йөргән. Кечкенә Ралина картәтисе һәм дәү картәнисе белән уйнаган.

Аларның өендә һәрвакыт кунаклар күп була, хуҗалардан тыш, дүрт буын – әниләре Җәмилә Рәҗәпова, зур улларының гаиләсе һәм кече улы Ильмир яши. Ильяс белән Флориданың Чишмәдә үз фатирлары булса да, алар күп вакыт әти-әниләренең йортында – биредә уңайлы да, рәхәт тә. Гаилә җылысын саклаган өйгә кайтасылары килеп кенә тора. Әти-әниләре балаларны тәрбияләргә, ә яшьләр аларга йорт эшләрендә ярдәм итә. Аннан соң әти белән ул «Башсельхозтехника» предприятиесендә слесарь-көйләүче, урак чорында комбайнчы булып эшлиләр. Рәҗәповлар – производство алдынгылары, предприятие һәм район хакимияте исеменнән Мактау грамотасы белән бүләкләнгәннәр. Ильяс хәтта Башкортстан

Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасын алган.

Яңа елны каршылаганнан соң барысы бергә урамга чыгып фейерверк һәм салют атканнар. Моңа Радмир аеруча шатланган, аннары петардалар шартлатканнар, бенгаль утлары кабызганнар. Ә иртән балалар чыршы астында Кыш бабай калдырган бүләкләрне: Ралина курчак, Радмир табибның эш кораллары салынган тартмачык тапканнар (ул да әнисе кебек медицина хезмәткәре булырга тели).

Бәйрәм 1 гыйнвар кичендә дә дәвам иткән, чөнки Җәмилә Рәҗәповага бу көнне 93 яшь тулган. Сөекле һәм кадерле әниләрен һәм картәниләрен котлау өчен балалары, оныклары һәм туруннары кайткан.

Лилия белән Флорида кичләрен чаңгы шуарга чыгалар, Радмир да яңа чаңгысында йөреп караган инде.

Бу зур һәм тату гаиләдә һәркем үзен чиксез бәхетле итеп тоя.
Читайте нас: