Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
3 гыйнвар 2020, 14:20

Таудан җилдереп кенә!

Яңа ел каникуллары – өлкәннәр дә, балалар да көтеп алган чор.

Бу актив ял, кышкы саф һавада йөрү, күңелле уеннар һәм туганнарың һәм якыннарың белән очрашу вакыты.
Чишмәлеләр һәм поселок кунаклары ял итсен өчен боздан эшләнгән яңа ел шәһәрчекләре һәм шугалаклар ачылды. Җиңү паркындагы төп чыршы янында иртәдән төнгә кадәр балалар тавышы тынмый. Тау ягыннан балаларның: «Читкә китегез, бәрелешәбез!», «Мин беренче идем бит» дигән сүзләре ишетелеп тора. Кечкенә таулар бәләкәй балалар өчен ясалган, биредә аларның шууын өлкәнрәкләр күзәтеп тора – кемдер әнисе, картәнисе яки картәтисе, ә кайберәүләр гаиләләре белән бергә килгәннәр. Зуррак балалар агачтан ясалган таудан шуалар, күпләрнең тюбинглары бар, алар зур тизлектә төшеп еракка ук шуып китәләр. Биредә чират хасил була, шуып төшү өчен берничә минут көтеп торырга туры килә.
– Иртән уянырга да өлгермәдек, кызыбыз Ралина тау шуарга алып баруыбызны сорый башлады. Югыйсә, каникул бит, төшкә кадәр йокларга кирәк, юк инде, менә бирегә килдек, аның каравы, кызым канәгать, – диде чишмәле Руслан Даянов.
Өлкәннәр дә ял итү өчен озайлы ялларны көткәннәр: паркта Закир Байбурин балалар юлга килеп чыкмасын өчен тизлекне арттырмыйча гына каргизәрдә йөри.
– Күңел өчен, шул ук вакытта файдалы эш эшләп, чаңгы юлы салып йөрим, – диде ул.
Еракта, агачлар арасында чаңгычылар да күренде.
«Юбилей» бистәсендәге, Пионерлар һәм укучылар йорты янындагы шугалакларда да халык күп. Әлфия Зыязетдинова өч яшьлек кызын алып килеп тимераякта йөрергә өйрәтә иде.
– Әледән үк өйрәнсен, үзем дә буш вакытта тимераякта шуарга яратам. Ә кем белә, бәлки Айлинә киләчәктә фигурист булыр, – дип елмайды ул.
Якында гына малайлар хоккей уйный. Аларның сүзләренә караганда, бирегә килгәч башта кар көриләр, бу үзенә күрә күнекмә ясау була, һәм тимераяклар да яхшырак шуа. Стадион тирәли кулларына чаңгы таяклары тоткан ике хатын скандинавча йөри. Ул елның һәр фасылында файдалы шөгыль, әмма кышкы саф һавада йөрү тагын да күңеллерәк, ди алар.
«Юбилей» бистәсе янында биек кар өеме барлыкка килгән, трактор юлдагы барлык карны шунда китереп өйгәндер. Балалар анда шатланып тау шуа. Ике яшьлек сабый да тырышып-тырышып тауга менеп бара, янында әнисе күзәтеп тора. Якында гына малайлар һәм кызлар «тау хуҗасы» уенын уйныйлар, аларның шатланып көлүе тирә-юньгә яңгырап тора.
Күңелле тәэссоратлар алу һәм уйланылганны тормышка ашыру өчен алда кышкы каникулның берничә көне бар әле.
Читайте нас: