Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
3 гыйнвар 2020, 12:19

Кыш бабай: Иң мөһиме – балаларның бәхетле елмаюы!

Яңа елга кадәр санаулы сәгатьләр калды.

Район гәзите хәбәрчесе бәйрәм алдыннан Чишмә районы Кыш бабае Марат Вәлиев белән очрашты.
Ул районныкы гына да түгел, бик күп еллар «БСТ» телеканалы чакыруы буенча Яңа ел бәйрәмнәрендә чыгыш ясаучы Кыш бабай да.
– Кыш бабай роле миңа мәктәп елларыннан ук таныш, шуңа күрә бу рольне оста башкарам, дип әйтә алам. Армиядә дә, «Молодые голоса» төркемендә эшләгәндә дә Кыш бабай булдым, – дип сөйләде Марат Барый улы.
Аңа Яңа ел бәйрәменең төп герое булу, балаларның күзләрендә шатлык нуры балкуын һәм могҗизага ышануларын күрү ошый.
– Еш кына алдан әзерләнмичә, балаларның кәефенә карап чыгыш ясыйм. Кайвакыт кемгәдер ярдәм итеп, күңелен күтәреп җибәрергә кирәк була, бер кичә икенчесенә охшаш үтми. Әлеге вакытта көнгә дүртәр бәйрәм чарасы була, арыйм, әмма ниндидер эчке канәгатьлек, күңел күтәренкелеге бар, – дип сере белән уртаклашты район Кыш бабае.
Көтелмәгән хәлләр дә булгалый, кайвакыт шаян балалар Кыш бабайның бүләкләр салынган капчыгын алып китәргә уйлый, сакалыннан килеп тарта.
Марат Вәлиев балаларны өйгә барып котламый, беренчедән, моның өчен вакыты җитми, икенчедән, бу мөһим дип санамый, инвалид балалар янына килүен сорасалар гына бара.
– Сәхнәгә Кыш бабай чыгу – ул тамашаның кульминациясе, һәм Карсылу белән без аны балаларның исендә калырлык итәргә, бәхетле елмаюларын күрергә тиешбез. Яңа ел алдыннан барлык чишмәлеләргә иминлек һәм ныклы сәламәтлек телим. Барыгызны да бәйрәм белән котлыйм! – диде ул.
Читайте нас: