Чишмэ
+17 °С
Облачно
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Тат
Рус
Безнең тирә-як мохит
25 Декабря 2019, 07:15
Кыш бабай килде
«Чишмә М-5» кафесында социаль приютта тәрбияләнүче балалар өчен яңа ел тамашасы үтте.
Малайлар һәм кызлар тамаша башланганчы купшы чыршы янында истәлеккә фотога төштеләр. Балалар бәйрәмгә төрле киемнәрдә килгәннәр: кемдер Карсылу, Кызыл башлык булып киенгән, залда шулай Төлке белән Баканы һәм башка әкият персонажларын да күрергә була иде.
Менә музыка тынды һәм бәйрәм үткән залда Карсылу күренде. Аның белән күңелле уеннарда балалар гына түгел, өлкәннәр дә катнашырга теләк белдерде. Аннары барысы да түземсезләнеп бәйрәмнең төп кунагы – Кыш бабайның килүен көттеләр.
Ул күренүгә малайлар һәм кызлар берсен-берсе бүлдереп алдан ятлап куйган шигырьләрен сөйләп күрсәттеләр, һәм моның өчен тәмле күчтәнәчләр һәм йомшак уенчыклар алдылар. Яңа ел тамашасыннан соң балаларны бәйрәм табыны көтте.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим
Новости партнеров
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"