Чишмэ
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
24 декабрь 2019, 14:45

Тимераякка басар мәл җитте

Кыш салкыннары һәм карлары белән бергә күңел ачу чаралары да алып килә: тимераякта йөрергә, чана шуарга, чаңгыга басарга була.

Кышкы суыклар көттереп кенә килсә дә, Чишмә районында кайбер шугалаклар ноябрьдән үк эшли башлады.
– Тәүге салкыннар башлану белән шугалакта боз катырдык һәм 20 ноябрьдә тәүгеләрдән булып тимераякта йөри һәм күнекмәләр ясый башландык. Аннары җылытты, боз эреде һәм аны яңадан катырырга туры килде. Районда үткән һәм барлык муниципальара матчлар шунда була, – дип сөйләде «Приуралье» бистәсе шугалагының хоккей буенча тренер-укытучысы Булат Нәфыйков.
Физик культура һәм спорт буенча комитет рәисе Марат Вәлимхаматов хәбәр итүенә караганда, Чишмә районында хоккей тартмасы булган тугыз шугалак эшли, аларның бишесе Чишмә поселогында – «Приуралье», «Юбилей», шикәр заводы бистәләрендә, Ленин паркында һәм Башкорт агросәнәгать колледжының Чишмә филиалы янында урнашкан. Шулай ук Алкин-2, Шөнгәккүл, Караякуп һәм Горный авылларында хоккей тартмалары, ә Дураста, Чишмәдә спорт-савыктыру комплексы каршында һәм Калмаш елгасында боз мәйданчыклары бар.
Соңгы көннәрдә кар күп яуды, һәм боз өстендә шуарга яратучыларга ярдәмгә тракторлар килде, алар шугалакларны кар катламыннан тазартты.
Калмаш елгасы өстендәге бозны ел саен оныклары һәм тирә-юньдәге балалар уйнасын өчен кардан тазартучы Василий Дубовик быел да беренче салкыннар башлану белән шул эшкә тотынды.
Ул гына да түгел, Василий Андреевич балаларны шатландыру өчен күршеләре белән тау да ясап куйган.
«Юбилей» бистәсендә шугалакка якын йортларда яшәүчеләр аның бер тапкыр гына катырылуы, шуңа күрә тимераякта шуу өчен бик шома булмавы турында сөйләделәр. Әлеге шугалакта электән хоккей уеннары үтүен һәм тимераякта шуучылар күп булуын, ә бозны биредә яшәүчеләр үзләре катыруын билгеләп үтик. Ә хәзер, кызганычка каршы, боз катырырга теләүчеләр юк.
Беренче мәктәп каршындагы шугалак бозда шуарга теләүчеләрне тәүлек әйләнәсенә каршы ала. Биредә малайлар хоккей уйный, ә ике кыз бозда беренче адымнарын ясый, янәшәдә торган эскәмиядә зуррак кызлар өйгә эш турында сөйләшә-сөйләшә тимераяк кияләр иде. Кичен күренеш үзгәрә: боз өстенә шайба сугарга яратучы зурлар чыга.
Шикәр заводы бистәсендәге стадион һәм хоккей тартмачыгы быел үзгәргән. Биредә эскәмияләр һәм өс киемен алыштыру урыны барлыкка килгән, хоккей тартмачыгы тышкы яклап буялган, эчке ягына пластик куелган.
– Төзекләндерү «Анык эшләр» программасы буенча башкарыла, эшләрнең смета бәясе 1 млн сум тәшкил итте. Шугалак катыру өчен суүткәргеч сузылды, баскетбол кәрзиннәре эленде. Соңрак турниклар, эскәмияләр, урналар, тавыш аппаратурасы кую планлаштырыла, – дип сөйләде Чишмә поссоветы шәһәр биләмәсе хакимияте башлыгы урынбасары Булат Вәлиуллин.
Якшәмбе иртәсендә биредә кулларына көрәк тоткан балаларны күрергә була: алар боз өстенә яуган карларны көри.
– Без бүлешеп эшлибез: кечкенәләр яуган карны көндез тазарта һәм шуа, ә кич зурлар килә, – диде Антон Бикреев.
Әйткәндәй, шугалак янында чыршы, таулар, Кыш бабай, Карсылу һәм киләсе ел символы – Күсе сыннары белән яңа ел шәһәрчеге бар, шуңа күрә кичләрен халык күп була һәм каникулларда да биредән кеше өзелмәс, мөгаен.
Читайте нас: