Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
24 декабрь 2019, 18:20

ФАП төзү берни түгел

«Чишмә» гәзитендә язып үтелүенчә, «Беренче медик-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү» төбәк проектын гамәлгә ашыру барышында Алкин шифаханәсе авылына модульле фельдшер-акушерлык пункты алынды, моның өчен федераль һәм республика бюджетларыннан 2500000 сум акча бүленде.

Нефтекамадан китерелгән, блоклы-модульле технология кулланылган бина бер ай эчендә күтәрелде.
– Районда тәүге модульле ФАП күрше Узытамак авылында төзелде, хәзер Алкин шифаханәсе авылында яшәүчеләрнең күп санлы үтенечләре буенча аларда да медпункт бар, – дип билгеләде Алкин авыл Советы биләмәсе башлыгы Диләрә Бикташева.
Бина электр ярдәмендә җылытыла, махсус радиаторлар куелган. Әлеге вакытта фельдшер-акушерлык пунктына мөһим җиһазлар кайтарыла, пациентлар 2020 елның гыйнварында кабул ителә башлаячак. Биредә акушерлык һәм гинекологик җиһазлар белән кабул итү һәм процедура бүлмәләре булачак. Ишеккә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен пандус куелган. Авыл Советы тырышлыгы белән суүткәргеч һәм канализация корылган, тирә-юнь көздән төзекләндерелгән, койма тотылган.
– 2009–2010 елларда программа чикләрендә бюджет өлкәсендә эшләүчеләр һәм күп балалы хезмәткәрләр өчен йортлар төзелде, яңа бистә барлыкка килде, 600 участокның 400ендә кешеләр яши. Биредә яшь гаиләләр, балалар күп. Алкин-2 авылына, бигрәк тә Чишмәгә табибка бару кыйммәткә төшә, – диде Диләрә Зиннәт кызы.
ФАПта 10 ел эш стажы булган, электән Йоматау табиблык амбулаториясендә эшләгән фельдшер Маргарита Мөфлихунова кабул итәчәк.
– Шуны билгеләп үтәргә телим, фельдшер-акушерлык пунктында Чишмә үзәк район дәваханәсендә исәптә торган пациентлар гына хезмәтләндереләчәк. Уфа поликлиникасында исәптә торганнарга янәдән теркәлергә кирәк. Пункт дүшәмбедән шимбәгә кадәр, 9.00–16.00 сәгатьтә эшли. Әмма пациентлар 13.00 сәгатькә кадәр кабул ителәчәк, чөнки төштән соңгы вакыт өйдәге балаларны һәм авыруларны хезмәтләндерүгә, чакырулар буенча баруга һәм документлар белән эшләүгә багышлана, – дип бу турыда авыл халкына хәбәр итүебезне үтенде ул.
Читайте нас: