Чишмэ
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
20 декабрь 2019, 12:20

Чыршының чынын яки ясалмасын алыргамы?

Шушы көннәрдә Чишмә поселогында чыршы базарлары эшли башлады.

Яңа елны чын чыршыдан башка күз алдына китерә алмыйсыз икән, яшел купшыкайны район хакимияте янындагы машиналар тукталышы мәйданчыгында сатып алаласыз.
– Без һәрвакыт чынын сатып алабыз. Дим бистәсеннән балалар кайтачак, Яңа елны безнең белән каршыларга телиләр, оныгыбыз Индира бәйрәмгә чыршы сорады, – дип сөйләде Бәрсүәнбаштан килгән Альберт Хәмитов.
Ул икенче ел ак чыршы (пихта) сатып ала: ул озаграк, язга кадәр тора, шифалы, хуш исле һәм матуррак та. Өйдә түшәмнәре биек булганга күрә, ул иң зур чыршыны сайлап алды. Аннары бер сер белән уртаклашты, алар чыршыны бәйрәм үткәч тә чыгарып ташламыйлар, мунчада файдаланалар икән.
– Әйе, ак чыршыны, бәясе нараттан һәм гади чыршыдан кыйммәтрәк булса да, күбрәк сатып алалар. Бер метр озынлыктагы чыршының һәм наратның бәясе 300 сумнан булса, 2,5–3 метрлысы – 700 сум, ә ак чыршы 800 сум тора. Чыршы алу вакыты, гадәттә, 25 декабрьдән соң башлана, – ди дүртенче ел чыршы сату белән шөгыльләнүче Азат Мөслимов. Чыршыны ул купшылыгына, саргаймаган, куе яшел төстә, ботаклары сыгылмалы булуына карап сайларга киңәш бирде.
Төрле зурлыктагы һәм төрле куелыктагы чыршылар һәм наратлар үзләрен сатып алучыларны көтә. Биредә хәтта өйгә алып кайткач аларны кую өчен агачтан һәм тимердән ясалган җайланмалар да бар. Урамнан үтеп баручылар килеп бәяләрне сораштырып китә: Чыршы күпме тора? Ә пихта?
– Ясалма чыршы арзанга төшә, әлбәттә, бер тапкыр сатып аласың да онытасың, вакыты җиткәч – алып куясың да бизисең. Тик кабат үткәннәргә алып кайткан, яшьлекне хәтерләткән ылысның хуш исе килеп торган чын чыршы куясы килә. Һичшиксез, алачакмын, тик бераз соңрак, вакытыннан алда коела башлар, дип куркам, – диде янәшәдән узып баручы Фәния Юнысова.
Бу урындагы чыршы базары тәүлек әйләнәсенә эшли, Азат аңлатуынча, беренчедән, эштән соң сатып алучылар бар, икенчедән агачларны көн саен китереп, бушатып йөреп булмый. Ак чыршыларны Инзәрдән, гадиләрен Пермьнән, ә наратларны Курганнан китергәннәр. Быел ул 1000 ылыслы агачка заказ биргән, әлеге вакытта 150се сатылган. Азат Мөслимов тиешле барлык документларның: ылыслы агачның һәр төренә белешмә, алар киселгән урынның картасы, сату-алу килешүе һәм сату урынын арендалау турында килешү булуы турында әйтте.
Тик арабызда чыршыны акча түләмичә генә, кулга балта тотып урманга барып алучылар да табыла. Ә кемдер бөтенләй урамда яки паркта үсеп утырган агачларны кисә. Мәсәлән, шушы көннәрдә поселокта, Җир һәм милек министрлыгының Милеккә идарә итү комитетының Чишмә районы бүлекчәсе янында ике нарат киселгән, 10 мең сумлык зыян салынган.
– Районда 25 ноябрьдән 31 декабрьгә кадәр чыршыларны законсыз кисүдән саклау буенча «Чыршы-2019» операциясе үтә. Урманчылар полиция хезмәткәрләре белән берлектә рейдларга чыга, урманнарны карый, чыршы ташучы машиналарның документларын тикшерә. Китерелгән зыян суммасы кимендә биш мең сум тәшкил итсә, административ штраф яный, күбрәк икән – җинаять эше ачылырга ихтимал, – дип хәбәр итте участок урманчысы Илдар Хисамов.
Шуны билгеләп үтик, чыршыны законсыз кискән, сындырган яки казып алган өчен гражданнарга 3–4 мең сум, вазифаи затларга – 40–50 мең сум һәм юридик затларга 300–400 мең сум күләмендә штраф яный.
– Гомумән алганда, Чишмә районында ылыслы урманнар күп түгел, агачларның күбесе утыртып үстерелгән, үзе чыгып үскәннәре бик әз, шуңа күрә без бәйрәмгә ясалма чыршы кую яклы. Чыршылар 20 елдан соң гына зур агач булып үсеп җитә, – дип аңлатты Илдар Вольдемар улы.
Чишмә урман хуҗалыгы авыл Советларын, район мәктәпләрен һәм балалар бакчаларын чыршы белән тәэмин итә.
– Чыршыларның ылыслы урманнарда, орлыктан үзе чыгып үскәннәрен кисәбез, махсус үстерелгән делянкалар да бар, шулай ук электр чыбыклары сузылган урыннардан да алабыз. Безгә хәтта Уфадан да чыршы сорап килүчеләр бар, – дип сөйләде «Уфа урман хуҗалыгы»ның Чишмә участогы начальнигы Рәзит Хәмитов.
Читайте нас: