Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
19 декабрь 2019, 15:15

Рәсми булмаган шартларда

Үткән ялларда «Чишмә» спорт-савыктыру комплексында районның спорт фестивале булды.

Бу юлы бирегә җитезлектә, тизлектә һәм чыдамлылыкта көч сынашу өчен район предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре килде. Физик культура һәм спорт буенча комитет тарафыннан оештырылган ярышлар спортның биш төре: баскетбол кәрзиненә туп ыргыту, ераклыкка сикерү, ату, дартс һәм йөзү – буенча узды. Әлеге фестивальнең ике меңенче елдан башлап ел саен үтүен билгелик, шуңа күрә күпләр өчен ул авырлык тудырмады. Бик азлар, шул исәптән агымдагы елның сентябрендә эшли башлаган Арслан авылы биләмәсе хакимияте башлыгы Илнур Курамшин да бу ярышларда беренчегә катнашты.
– Эш графигы тыгыз булу сәбәпле спорт белән даими шөгыльләнеп булмый, ә күп тә үтми ярышларга чакырдылар. Бераз югалып калдым. Хезмәттәшләр белән рәсми булмаган, хәтта бәйрәмчә, дип әйтергә була, шартларда очрашу кызыклы, оештыручыларга рәхмәт, – диде Илнур Радик улы.
Бәйрәм программасына спортның берничә төре буенча ярышлар керде, катнашучыларның күбесе алар белән узган елларда ук таныш булганга күрә биремнәрне җиңел генә үтәп чыктылар. Барлык ярышлар йомгаклары буенча комплекслы зачетта һәм аерым спорт төрләре буенча 75 җиңүче һәм призерга грамоталар һәм медальләр тапшырылды. Район хакимияте хезмәткәрләре, мәктәпләр һәм балалар бакчалары, үзәк район дәваханәсе, район Мәдәният сарае һәм башка оешмалар җитәкчеләре спортта чыныккан булуларын күрсәттеләр. Ә Чишмә районының Туклану үзәге хезмәткәрләре барыннан да күбрәк грамота алды.
Комплекслы зачеттагы күрсәткечләр:
Ир-атлар:
Фидан Мәһәдиев (I), Андрей Карманов (II), Олег Гайнуллин (III) – 40 яшькә кадәр;
Илдар Әсәдуллин (I), Эрнест Кәримов (II), Александр Богданович (III) – 41–50 яшь;
Илшат Бәхтияров (I), Ханур Исмәгыйлев (II), Таһир Кәримов (III) – 50 яшьтән өлкәнрәк.
Хатын-кызлар:
Регина Ильясова (I), Энҗе Әхмәдуллина (II), Радмила Мәхмүтова (III) – 40 яшькә кадәрге;
Ләйсән Кадермәтова (I), Илүзә Гыйбадуллина (II), Диләрә Бикташева (III) – 41 яшьтәгеләр һәм өлкәнрәкләр.
Читайте нас: