Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
17 декабрь 2019, 12:20

Балык кап, боз өстендә ялтырап ят!

Күптән түгел Чишмә районының Өйдрәк авылында боз астыннан балык тоту буенча кышкы фестиваль булды.

Балыкчыларга буаның бөтен территориясендә балык аулау рөхсәт ителде.
Фестивальдә 100дән артык кеше катнашты, күрше районнардан һәм шәһәрләрдән килүчеләр дә булды.
Боз өстендә хәвефсезлек техникасы буенча күрсәтмә бирелгәч һәм балык тоту ярышы программасы һәм кагыйдәләре белән таныштырганнан соң, ел саен үткәрелүче фестивальнең башлануы турында хәбәр ителде. Ә балыкчылар һәм җанатарлар өшемәсен өчен яр буенда кайнар төшке аш һәм чәй әзерләнде.
Фестивальдә катнашучылар балык тоту белән кайчаннан башлап мавыгулары һәм аны нәрсәгә каптырулары турында сөйләделәр. Беренче тапкыр килүчеләр дә, балык тоту турнирында моңа кадәр катнашкан һәвәскәр балыкчылар да бар иде. Бу көнне буа балыкка бай булды, балыкчыларның пакетында чуртан, алабуга, кәрәкә һәм башка төрле балыклар күренде. Өч сәгатьтән соң алар табышларын үлчәтергә җыелдылар һәм тәэссоратлары белән уртаклаштылар.
Балыклар үлчәнгәч чараның иң күңелле мәле – бүләкләү башланды. Яшь катнашучылар арасында Ульяна Самагина, Арслан Сафин һәм Егор Кошкин җиңү яулады. Ә өлкәннәр арасында Лидия Мөхәммәтҗанова, Юрий Гурьянов һәм Александр Худяков иң күп балык тотулары белән мактана алды.
Балык тотучылар фестивалендә катнашучыларга һәм җиңүчеләргә иганәчеләр һәм Чишмә районы спорт комитеты тарафыннан әзерләнгән бүләкләр тапшырылды.
Читайте нас: