Мансаф Карачурин: Безгә авария сөземтәләрен бетерергә туры килде
Чишмә Тарих-крайны өйрәнү музеенда «Чернобыль атом электр станциясендәге һәлакәтләрне бетерү: Чишмә районыннан анда катнашучылар» стенды һәм «Чернобыль – тарихыбызның кара фаҗигасе» дип аталган альбом-брошюра бар.
Стенд янында анда катнашучыларның берсе Мансаф Карачурин белән очраштык.
Ул алты якташы белән бергә 1 октябрьдә махсус җыенга чакырыла, аннан аларны Чернобыльгә җибәрәләр.