Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
13 декабрь 2019, 19:39

Вил Габдуллин: Барысы да сезнең чыдамлыкка бәйле

3 декабрьдә гимназиянең актлар залында укучыларның кикбоксинг буенча спорт мастеры һәм көрәш буенча 41 тапкыр дөнья чемпионы Вил Габдуллин белән очрашуы булды.

Ул аларга спортта уңышларга ирешүе һәм җиңүләре, шулай ук ярышларда үзе белән булган кызыклы хәлләр турында сөйләде.
– 8нче сыйныфта укыганда Н. Гастелло исемендәге спорт клубындагы көрәш залына килдем. Миннән башка тагын
30 кеше язылырга килгән иде, тренер бирегә йөрергә теләүчеләр бик күп, диде, – дип сөйләде Вил Габдуллин. – Бу сүзләрдән соң кемдер кире борылып чыгып китәр иде, әмма мин югалып калмадым һәм кулларда 20 тапкыр күтәрелә алуымны әйттем, шуны раслап күрсәттем. Һәм мине шунда ук кабул иттеләр.
Аның сүзләренә караганда, вакыт узу белән күпләр авыр күнекмәләргә түзә алмыйча киткән. Ә ул максатка омтылып, тырышып шөгыльләнгән, арытаба спорт мастеры исемен алган.
Очрашу ахырында ул балаларга көрәш алымнары күрсәтте. Укучылар аны кызыксынып карадылар һәм сораулар бирделәр.
– Балалар, барысы да фәкать үзегезгә бәйле, актив булыгыз һәм һәр җирдә беренче булырга тырышыгыз, әти-әниләрегезнең сезнең белән горурлануын һәм уңышларыгызга шатлануын телим, – диде укучыларга кикбоксинг буенча спорт мастеры.
Балалар белән очрашу бергәләп истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.
Читайте нас: