Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
6 декабрь 2019, 12:06

Чыршы купшы киенгән

Җиңү паркында боздан яңа ел шәһәрчеге төзелә

Барыбыз да яраткан, күпләр көтеп алган һәм озакка сузылган Яңа ел бәйрәме җитеп килә. Кичләрен тәрәзәләрдә төрле төсләргә кереп гирлянда утлары балкый.

Җиңү паркында үткән пәнҗешәмбедән башлап эш кайный: республика башлыгы указы буенча Башкортстанда яңа ел бәйрәменә хәзерлек 10 декабрьгә кадәр тәмамланырга тиеш. Янәшәдә, Калмаш елгасында, «Ямь» җәмгыяте хезмәткәрләре булачак яңа ел шәһәрчеге өчен боздан кирпечләр кисә.

– Бозның калынлыгы кимендә 22 сантиметр булырга тиеш. Аны 30–35 см киңлектә һәм бер метр озынлыкта кисәбез. Шәһәрчекнең стеналары гына түгел, таулары да боздан өеләчәк, рәссамнар да әкият персонажлары сыннарын ясау өчен бозга заявка бирде, шуңа күрә аны күп итеп кисәчәкбез, – дип сөйләде Рузалин Җәлилов.

«Ямь» җәмгыятенең төзекләндерү буенча мастеры Люцина Галиева, әлеге вакытта кечкенә балалар өчен боздан тау ясыйбыз, алар икәү булачак, дип сөйләде. Боздан киселгән кирпечләрне юеш кар белән тоташтыралар. Бозны шулай ук чыршы тирәли һәм яңа ел шәһәрчеген уратып, матур итеп тезәргә һәм бизәкләп капка ясарга кирәк булачак.

– Үткән елда бу вакытта кар табып булмый иде, быел исә бу яклап проблема юк, – диде ул.

Янәшәдә ундүрт метрлы ясалма чыршы утыра, аның очына йолдыз куелган, гирляндалар һәм чыршы уенчыклары үз чиратын көтә. Бу эш белән «Чишмәэнергосервис» хезмәткәрләре шөгыльләнә.

– Әй, уңгарак авыштыр, тимерчыбыкларны эчкәрәк ал, кыеш бит, – дип әйтеп тордылар чыршы башына йолдыз куючыга аста торучылар.

Районның башка оешмалары да бу эштә ярдәм күрсәтергә әзер. Сәхнәне Чишмә май экстракцияләү заводы урнаштырачак.

– Улларым кайчан шуарбыз икән дип, тауларның эшләнеп бетүен түземсезләнеп көтәләр. Мин аларны аңлыйм, кыш көне тау шуу күңелле бит. Элекке заманнарда кар бигрәк тә күп була торган иде, тау өяр өчен боз ташымыйлар иде. Хәзер башкача, – диде уллары белән саф һава сулап йөргән Диләрә Сибәгатуллина.

– Агачтан ясалган өч тау куярга планлаштырабыз: аларның зурысы биредә, үзәк мәйданда, ә ике кечерәк тау шикәр заводы бистәсендә һәм беренче мәктәп каршында куелачак. Моның өчен акча шәһәр биләмәсе бюджетыннан бирелде, – дип хәбәр итте Чишмә поссоветы шәһәр биләмәсе хакимияте башлыгы урынбасары Булат Вәлиуллин.

Аның сүзләренә караганда, мәйданчыкта ел символы – боздан ясалган күсе сыны да барлыкка киләчәк. Поссовет хакимияте боздан сыннар ясату өчен өч ел рәттән Балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Илфат Мөхәммәтшинга мөрәҗәгать итә. Районның төп чыршысы торган мәйданчыкны, боздан ясалган сыннардан тыш, пыялапластиктан эшләнгән болан баласы һәм Карбабай да бизәячәк. Яңа ел Кыш бабай һәм Карсылудан башка буламыни, ә алары пенопласттан эшләнәчәк.

Шәһәр биләмәсе бюджеты исәбенә шулай ук төрле төстә балкып янучы утлар комплекты сатып алынган, «Чишмәэнергосервис» хезмәткәрләре аларны шушы көннәрдә эләчәк. Алар Чишмә поселогының Киров урамы буенча сузылачак: икесе поссовет һәм берсе Халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинаты каршында булачак. Шикәр заводы бистәсендә дә чыршы һәм үткән елда сатып алынган Кыш бабай һәм Карсылу сыннары куелачак.

– Дүшәмбедән башлап биредә тәүлек әйләнәсенә сак куелачак, алар өчен вагончык урнаштырылган. Каравылчылар тәртип саклаячак һәм шәһәрчекнең ватылуына юл куймаячак, – дип ассызыклады Булат Салават улы, һәм чыршы куярга ярдәм итәргә ашыкты.
Читайте нас: