Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
6 декабрь 2019, 16:19

Чишмәдә үзенчәлекле балалар өчен чара оештырылды

30 ноябрьдә Пионерлар һәм укучылар йортында сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен «Мин булдырам! Мин булдырачакмын!» девизы астында бал үтте.

Кунакларны ишек төбеннән үк Убырлы карчык, бүре, төлке һәм башка әкият геройлары каршы алды. Балаларны һәм аларның әти-әниләрен шаян аниматорлар сәламләде, күңелләрен күтәрергә тырышты һәм алар белән бергәләп фотога төште.

Бәйрәмнең мәртәбәле кунаклары арасында Чишмә районында туып үскән паралимпия чемпионнары Эльза Янабаева, Динар Сафиуллин һәм Альбина Дәүләтова бар иде.

Бәйрәм чарасын район хакимияте башлыгы Флүр Уразмәтов ачты:

– Бүгенге бәйрәмдә сезне осталык класслары, иҗат кешеләре белән кызыклы очрашулар көтә. Барыгызга да уңышлар һәм вакытыгызны күңелле итеп үткәрүегезне телим, – дип мөрәҗәгать итте ул аларга.

Паралимпия чемпионнары да балаларга яраткан эшләре белән шөгыльләнүләрен һәм барлык башлангычларда уңышка ирешүләрен, әти-әниләргә ныклы сәламәтлек һәм балаларына һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булуларын теләделәр.

Балаларны «матурлык салоны», «чигү һәм тегү», «флористика», «әвәләү һәм рәсем төшерү», «маникюр салоны», «робот техникасы» мәйданчыклары көтте. Тематик фотога төшү зонасы оештырылды, анда һәркем үзе теләгәнчә фотога төшә алды. «Аквагрим» мәйданчыгында алар акварель буяу ярдәмендә битләренә төрле рәсемнәр ясадылар.

Алар шулай ук кулларына олимпия факелы, рапира тотып карый, аның авырлыгын тоя алдылар, паралимпия чемпионнары белән аралаштылар һәм истәлеккә фотога төштеләр, тәм-томнар белән чәй эчтеләр, туңдырма ашадылар.

Бәйрәм ахырында сабыйларга татлы бүләкләр һәм осталык классларында башкалардан аерылып торучыларга грамоталар тапшырылды.


Әйткәндәй

Балга кадәр сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларның әти-әниләренең җыелышы үтте, анда яңа үзгәрешләр, инвалид балалары булган гаиләләрнең мөмкинлекләре һәм хокуклары турында сүз барды. «Гаилә» ресурс үзәге вәкиле Светлана Криворучко чыгыш ясады, ул биредә җыелучыларны шифаханә-курортларда дәвалануга сертификат бирүнең яңа тәртибе белән таныштырды. Ә ДЮСШ директоры Сергей Балуев спорт комплексының инвалид балалар белән эшләве, киләчәктә адаптив физкультура бүлеге һәм инвалидлар өчен дартс буенча секция ачарга планлаштырылуы турында сөйләде.
Читайте нас: