Чишмэ
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
26 ноябрь 2019, 12:56

Кем авыл хуҗалыгын сайлый?

21 ноябрьдә Башкорт дәүләт аграр университет укытучылары һәм студентлары район үзәге мәктәпләрендә булдылар.

Алар чыгарылыш укучылары белән һөнәр сайлау турында әңгәмә үткәрделәр һәм әлеге югары уку йортының өстенлекләре турында сөйләделәр.

– Без җиденче ел республика мәктәпләре буйлап йөрибез һәм һөнәри юнәлеш бирү буенча актив эш алып барабыз. Әлеге заманда аграр һөнәрләр, элеккеге кебек, бик таләп ителми. Югыйсә, авыл хуҗалыгы үсеш ала, дәүләт тарафыннан да зур ярдәм күрсәтелә, – дип сөйләде социаль-икътисади фәннәр кафедрасы укытучысы, икътисади фәннәр кандидаты Рамил Фәдисов.

Очрашу Чишмә поселогының беренче мәктәбендә үтте. Кунаклар чыгарылыш укучыларына (9–11 сыйныфларга) университет, вуздагы әзерлек юнәлешләре, анда укырга керү өчен БДИ формасында нинди имтиханнар бирергә кирәклеге турында сөйләделәр. Сүзләрне дәлилләп факультетлар турында тулы мәгълүмат – билгеле юнәлеш буенча белем алучы студентларның нәрсә белән шөгыльләнүе турында видеоязма күрсәтелде.

Агротехника һәм урман хуҗалыгы факультетының социаль-икътисади һәм гуманитар фәннәр кафедрасы мөдире Раил Ураев БашДАУ Рәсәйнең әйдәүче аграр вузларының берсе булып тора, дип ассызыклады. Укучыларның игътибары халыкара белем бирү программалары барышында чит илдә стажировка үтү мөмкинлегенә юнәлтелде.

Укытучылары белән бергә килгән студентлар Валентина Лукина һәм Ирина Бронникова студентларның укудан тыш тормышы, ял вакытлары, иҗат белән шөгыльләнүе, тулай торакта яшәү мөмкинлеге (әйткәндәй, аграр вузда алар сигез), үзләренең мәдәният сарае булуы һәм бушлай түгәрәкләр турында сөйләделәр.

Укучылар бик күп сораулар бирделәр, чөнки киләсе елда аларга һөнәр сайлап укырга керергә кирәк.

Балаларга ике яклы әңгәмәнең, яңа мәгълүматларның кызыклы булуы күренеп торды.

Укучыларга вуз турында тулы мәгълүмат белән буклетлар тараттылар һәм декабрь аенда университетта үтәчәк экскурсиягә чакырдылар.

– Бәлки аграр университетка укырга керермен. Мине механика һәм энергетика факультетлары кызыксындырды, киләчәктә инженер булырга телим. Әлбәттә, агроном һөнәре дә кызыклы, уйлап карармын. Мин кечкенәдән җирдә эшләү белән таныш һәм техниканы яхшы беләм, ә абыем – фермер, аңа еш ярдәм итәм, – диде унберенче сыйныф укучысы Эмиль Дәүләтов.
Читайте нас: