Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
26 ноябрь 2019, 13:25

Гимназия укучылары – төбәк этабында

22 ноябрьдә спорт комплексында мәктәп укучыларының физик культура буенча Бөтенрәсәй олимпиадасының муниципаль этабы үтте.

Олимпиадада Чишмә районыннан 48 укучы катнашты. 7–8нче сыйныфка кадәр яшь категориясендә 13 кыз һәм малай, ә 9–11 сыйныф укучылары арасында 11 кыз һәм малай катнашты.

– Тәүдә аларга теоретик тур үтәргә тәкъдим ителде, нигездә олимпиада хәрәкәтенә, спорт үсешенә кагылышлы сораулар бирелде. Практик турда алар гимнастика, баскетбол буенча биремнәр формасында күнекмәләр эшләде, аннары кызлар 300, малайлар 500 метр ераклыкка йөгерде, – дип сөйләде әйдәүче белгеч Елена Рычкова.

Елена Николаевна олимпиаданың соңгы этабында теоретик һәм практик биремнәр буенча җыелган балларны кушып, гомуми балл билгеләнүе турында хәбәр итте.

Кече яшь төркемендә беренче урыннарны 5нче мәктәп укучылары Аслан Шамигулов һәм Ильвина Ишмаева алды. Ә зуррак укучылар арасында гимназиядән Эмиль Ишмөхәммәтов белән Регина Гафарова җиңү яулады – алар физик культура буенча олимпиаданың төбәк этабында безнең район исеменнән чыгыш ясаячак.
Читайте нас: