Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
22 ноябрь 2019, 18:13

Укучылар киләчәккә зур өметләр баглый

9 ноябрьдә Пионерлар һәм укучылар йортында югары сыйныф укучыларының «Хәзерге активлык – өметле киләчәк» район форумы булды.

Агымдагы елда форумда төрле өлкәләрдәге белгечләр осталык класслары үткәрде. Осталык классы күрсәтү өчен Чишмә телевидениесе директоры Наталия Аникина, гаиләне планлаштыру буенча белгеч Дамира Нәҗмиева, 1нче мәктәп укытучысы Венера Собханкулова, ДПиШ педагогы Римма Габидуллина, 2нче мәктәп укытучысы Нәфисә Гарифуллина һәм башкалар чакырылды.

Югары сыйныф укучылары өчен «Мин сәламәтлекне сайлыйм», «Мәгълүмат һәм коммуникация дөньясында», «Финанс иминлек», «Үсмер һәм ата-ана: бер-береңне аңлау юллары», «Дөньяны яхшырак ит», «Мәгълүмати хәвефсезлек» һәм «Бәхет – ул …» мәйданчыклары оештырылды. Белгечләргә укучыларның һәр төркеме белән сөйләшү өчен утыз минут вакыт бирелде.

Укучылар осталык классларында аралаша, үз фикерләре яки теләкләре белән уртаклаша, проблемаларны тикшерә алдылар.

– Форум бик кызыклы булды, баштан ук мине кызыксындырган журналистика, психология һәм гаиләне планлаштыру мәйданчыкларында катнаштым. Боларның барысын да белү бик мөһим, дип саныйм, – дип тәэссоратлары белән уртаклашты Алкин-2 мәктәбе укучысы Валерия Никитина.

Форум ахырында белгечләр осталык класслары үткәрү һәм укучылар белән аралашу турындагы тәэссоратлары белән уртаклаштылар.

– Алдыбызга куелган максатларга ирештек. Сезнең өчен планлаштырылган эшләрне тормышка ашырдык. Кунакларыбыз сезгә киләчәк тормышыгызда ярдәм итәрлек бик күп яңа һәм кызыклы мәгълүматлар биргәндер, дип ышанам, – дип йомгак ясады Пионерлар һәм укучылар йорты директоры Фәридә Илюшкина.
Читайте нас: