Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
19 ноябрь 2019, 16:33

Пешекчеләр көне биюләр белән күңелле үтте

Чишмә районы гимназиясендә Пешекчеләр көненә багышланган бәйрәм үтте.

Чара башланыр алдыннан гимназиянең актлар залында төрле кабымлыклар, камыр ашлары һәм ризыклар белән өстәлләр әзерләнде. Сәхнәнең уң ягында урын алган пешекчеләр командалары өйгә бирелгән эшләрне тәртипкә китерделәр һәм бәйрәмгә әзерләнделәр.

Бәйрәмгә «ТрансСафети» җәмгыяте директорның укыту мәсьәләләре буенча урынбасары Зөмәрә Хатыйпова, Рәсәй кулланучылар күзәтчелегенең әйдәүче белгече Мөнирә Әминева, мәгариф идарәлеге технологы Айгөл Яхина, «Туклану үзәге» җәмгыяте җитәкчеләренең берсе Илнур Уразмәтов килделәр.

– Бүген без Пешекчеләр көнен, укуыгыз тәмамлануын һәм квалификациягез күтәрелүен, шулай ук Чишмә районында туклану комбинаты оештырылуның унъеллыгын билгеләячәкбез, – диде Илнур Уразмәтов.

Арытаба бәйге программасы башланды. Һәр команда өйгә бирелгән эшне әзерләп килгән, анда балалар тукланган ризыклар тәкъдим ителде. Жюри командаларның теоретик һәм практик белемнәренә бәя бирде, шулай ук әзерләнгән ашамлыкларның сыйфатын тикшерде.

Киләсе бәйге «Пешекче тормышынннан бер көн» дип аталды, биредә алар кухняда гына түгел, сәхнәдә дә сәләтле булуларын күрсәттеләр. Пешекчеләр турында такмаклар җырладылар, алып баручы Гөлназ Хисмәтуллинага ияреп күңелле флешмобта катнаштылар. «Задоринки» балалар коллективы бәйрәм чарасы дәвамында чыгыш ясады.

Бәйрәмдә катнашучылар һәм кунаклар уңай тәэссоратлар алдылар, кәефләр күтәренке булды.

Илнур Уразмәтов, кадрлар бүлеге начальнигы

Эльвира Галиуллина пешекчеләргә Мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырдылар. Аларга квалификация күтәрү турында таныклыклар да бирелде.
Читайте нас: