Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
15 ноябрь 2019, 17:49

Күңел җылысын өләшүчеләр

13 ноябрьдә Пионерлар һәм укучылар йортында Башкортстан Республикасының мәктәпкәчә белем бирү системасына 100 ел тулуны тантаналы бәйрәм итү чарасы үтте.

Анда мәктәпкәчә белем бирү ветераннары, Чишмә районының балалар бакчалары мөдирләре һәм мәктәп директорлары чакырылды. Туймазы, Иглин, Әлшәй, Благовар һәм Дәүләкән районнарының мәгариф идарәлекләре начальниклары килде.

Чишмә районы хакимияте башлыгы урынбасары Рим Нәбиуллин мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләрен тәбрикләп чыгыш ясады. Ул быел мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә һәм балалар бакчаларына йөргән 485 бала киләсе елга беренче сыйныф укучылары сафын тулыландырачак, гомумән алганда беренче сыйныфка якынча 600 бала барачак, дип билгеләде.

– Безнең районда үсеп килүче буынны тәрбияләүгә һәм укытуга зур игътибар бирелә, бюджетның саллы өлеше мәгариф, шул исәптән мәктәпкәчә белем бирү системасын үстерүгә юнәлтелә, – дип ассызыклады Рим Мидхәт улы.

БР Дәүләт җыелышы – Корылтай депутаты, «Чишмә май экстракцияләү заводы» җәмгыяте директоры Айдар Якупов мәктәпкәчә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләрен юбилей белән котлап җиңел булмаган эшләрендә уңышлар һәм сабырлык теләде.

Балалар бакчасы мөдире вазифасында 20 елдан артык хезмәт куйган, әлеге вакытта эшләвен дәвам иткән Гөлсинә Гаймалова, Динә Мәхмүтова, Рима Собханкулова, Зөлфия Шакирова бу көнне Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. Бәйрәмдә шулай ук мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә 40 елдан күбрәк эшләүче хезмәткәрләр дә хөрмәтләнде.

Чишмә районы мәгариф идарәлеге начальнигы Сөләйман Ваһапов тәүге балалар бакчаларының оештырылу тарихы, республикада беренче балалар бакчасының Уфада 1919 елның июлендә ачылуы турында сөйләде. Ә Чишмә районында тәүге балалар бакчасы-ясле – «Алтын башак» 30нчы ел ахырында ачылган. Бүгенге көндә районда 13 балалар бакчасы һәм мәктәпләр карамагындагы 15 мәктәпкәчә төркем эшли, анда 1,5–7 яшьтәге 2600дән артык сабый тәрбияләнә. Мәктәпкәчә белем бирү системасында 217 педагог, шул исәптән психологлар, логопедлар, музыка укытучылары эшли. Районда өч катнаш балалар бакчасы бар: Чишмә поселогында «Березка» һәм «Родничок», Алкин-2дә «Сказка».

2020 елда педагогларның һөнәри стандарты кертеләчәк: мәсәлән, музыка укытучысы нәкъ мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләү белеменә ия булырга тиеш.

Бу көнне район балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр үзләренең тәрбиячеләрен һәм педагогларын концерт номерлары белән котладылар: сәнгатьле итеп Мостай Кәрим шигырьләрен сөйләделәр, халык биюләрен башкардылар һәм җырладылар.
Читайте нас: