Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
13 ноябрь 2019, 12:02

Театр да, фотосессия дә...

Бу кичтә музейда кызыклы тамаша да карарга мөмкин булды

Шушы көннәрдә Чишмәнең Тарих-крайны өйрәнү музеенда кичке алтыдан төнге уникенче яртыга кадәр «Сәнгать төне-2019» Бөтенрәсәй мәдәни акция үтте.

Ял көнендә, җитмәсә төнлә музейның барлык тәрәзәләрендә ут януы гадәти күренеш түгел иде.

– Шундый чаралардан калмаска тырышам, бу танышлар белән очрашу, сөйләшү өчен дә бер сәбәп. Менә без, мәсәлән, барыбыз да бер мәктәптә эшләдек, – дип сөйләде Нэли Смирнова янәшәсендә утыручыларга күрсәтеп.

– Әйе, без карарга, сөйләшергә, дип киләбез. Яшьләр дә күбрәк йөрсен иде. Шундый мәдәни чараларда катнашучы яшьләр ватанпәрвәрлек турында ешрак уйланыр иде, – дип сүзгә кушылды Людмила Мишукова.

Бу көнне музейга килүчеләр өчен өч мәйданчык эшләде: Рәсәйдә Театр елы барышында «Музей һәм театр»; «Башкортстан Республикасына 100 ел» һәм «Мостай Кәрим тууга йөз ел».

Чараны тантаналы ачканнан соң «Музейга экспонат бүләк ит» акциясендә катнашучыларга рәхмәт хатлары һәм музей рәсеме төшерелгән истәлекле бүләкләр тапшырылды.

– Акциядә 50дән артык кеше катнашты, сезнең барыгызга да зур рәхмәт! Өегездә иске әйберләр булса, аларны ташларга ашыкмагыз, бирегә алып килегез, чөнки бу безнең тарих, безнең үткәнебез, – диде музей директоры Радик Әхмәдиев.

Музейга бүләкләр китергән Вәгыйзь Якупов та мамонт тешләреннән башлап район тарихы тупланган музей оештыру өчен җитәкчелеккә рәхмәт белдерде, боларның барысының да укучылар, үсеп килүче яшь буын өчен мөһимлеген билгеләде. Бу юлы «Су асты корабы офицерының хәрби формасыннан башлап сәгатьләр һәм радиоалгычлар коллекциясенә кадәр» күргәзмә оештырылуын билгеләп үтик. Биредә бик күп гадәти булмаган әйберләр, хәтта үкчәле галуш та күрергә мөмкин булды.

Район Мәдәният сарае хезмәткәрләреннән тыш бу көнне зур программа белән «Яшь тавышлар» ансамбле дә чыгыш ясады. Тамашачылар яшь чактан таныш булган көйләргә кушылып җырлап утырдылар. Мостай Кәрим әсәрләре буенча Зөлфирә Ягъфәрова һәм Әхмәт Камилҗанов катнашлыгындагы театрлаштырылган тамаша беркемне дә битараф калдырмады. Тамашачылар геройларның хәленә кереп, шаян мәлләрдә елмаеп-көлеп утырдылар. Анатолий Романов «Сәнгать төне»ндә «Мавыктыргыч физика» буенча осталык классы үткәрде. Музейга килүчеләр аның җитәкчелегендә үз куллары белән магнит ясый, барлык электр двигательләрнең нинди принцип буенча эшләвен күрә алдылар.

– Өегездәге бар нәрсә үз кулларыгыз белән эшләнгәндер, мөгаен. Улыгызны да өйрәтәсезме? – дип таң калып сораучылар да булды.

Бу көнне музейга килүчеләрне төрле уеннар, бәйгеләр, викториналар, видеопрезентацияләр һәм милли киемнәрдә фотога төшү белән гаҗәеп сәнгать дөньясы көтте. «Сәнгать төне»ндә музейга 300ләп кеше килде.
Читайте нас: