Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
13 ноябрь 2019, 12:20

«Идел»: халык һәм эстрада җырлары фестивале

15 һәм 16 ноябрьдә «Башкортстан» дәүләт концертлар залында башкорт һәм татар җырларын һөнәри башкаручы яшьләр арасында чираттагы Халыкара бәйге-фестиваль узачак.

Ел саен үтүче әлеге проект анда катнашучылар һәм тамашачылар арасында популярлык яулап өлгерде.

Бәйгедә Башкортстан, Татарстан, Мәскәү һәм Рәсәйнең башка төбәкләреннән югары һәм урта уку йортларының вокал бүлеген тәмамлаучылар һәм студентлар катнашачак. Алар «Идел» фестивале лауреаты» исемен алу өчен «Башкорт халык җыры», «Татар халык җыры», «Автор-башкаручы», «Башкорт» яки «Татар» эстрада «Академия җыры», «Балалар» номинацияләрендә катнашачак.

Беренче көндә бәйге үтә. Икенче көнне – жюри әгъзалары һәм фестивальнең мәртәбәле кунаклары катнашлыгында гала-концерт. Концерт программасында Идрис Газиев, Мөнир Якупов, Флүрә Килдеярова, Наилә Фатехова, Рәфис Сирусин, Зилия Бәхтиева һәм башкалар катнаша.

Исегезгә төшерәбез, әлеге проект Рәсәйдә Милләтара татулыкны ныгыту елы итеп игълан ителгән 2011 елдан бирле үткәрелә. Чара «Мәдәният» милли проекты (РФ Мәдәният министрлыгы булышлыгында) һәм Бөтендөнья татарлар конгрессы ярдәмендә үтә.

Төрле елларда билгеле артистлар Радик Юлъякшин, Ришат Төхвәтуллин, Зилия Бәхтиева, Лилиана Газизова һәм Айгиз Ханов «Идел» лауреатлары булдылар.
Читайте нас: