Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
10 ноябрь 2019, 16:01

АСПК: нәрсәне аңлата?

Авыл халкының күпчелеге адреслы социаль ярдәмнең (АСПК) максатлы программасы буенча эре мөгезле терлек һәм вак мал сатып алу мөмкинлеге турында белергә тели.

Социаль челтәрләргә һәм район хакимияте башлыгы аккаунтына әлеге программада ничек катнашырга мөмкин булуын аңлатып бирү үтенече турында мөрәҗәгатьләр еш килә.

Социаль килешү нигезендә адреслы социаль ярдәм 2014 елдан башлап күрсәтелә. Ул авыр тормыш хәлендә калган аз тәэмин ителгән гражданнарга үзаллы һәм тотрыклы керем чыганагы алуда дәүләт ярдәме күрсәтү максатында бирелә. Әлеге социаль ярдәм малтабарлык белән шөгыльләнә башлау яисә шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару өчен бер тапкыр бирелә. Дәгъва итәргә мөмкин булган сумма ярдәм төрен сайлауга бәйле.

АСПК программасы буенча ярдәмне прописка буенча яшәүче һәм түбәндәге категорияләрнең берсенә керүче РФ гражданнары – күп балалы гаиләләр; балалы тулы булмаган гаиләләр; опекага бала алган гаиләләр; составында инвалид бала булган гаиләләр; әтисе яисә әнисе, яисә икесе дә инвалид булган балалы гаиләләр;

ялгыз яшәүче, хезмәткә яраклы 18 яшьтән алып 60 яшькәчә ирләр, 18 яшьтән 55 яшькәчә хатын-кызлар алала. Социаль килешү кимендә өч елга төзелә.

– Гаиләләр килешүнең гамәлдә булу чорында ярты елга бер тапкыр безнең белгечләргә АСПК программасы шартларын үтәү турында квартал саен отчет бирергә тиеш, – дип билгеләде «Гаилә» Чишмә үзәге бүлеге мөдире Светлана Криворучко. – Авылда яшәүчеләр бүленгән акчага, барыннан да ешрак, кош-корт, сыер һәм кәҗә малы ала.

Адреслы ярдәм турында тулырак мәгълүмат алу һәм моның өчен кирәкле документлар турында түбәндәге телефон буенча шалтыратып белергә була: 8 (34797) 2-26-55. Яисә түбәндәге адрес буенча «Гаилә» үзәгенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин: Чишмә поселогы, Киров урамы, 19.
Читайте нас: