Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
1 ноябрь 2019, 17:23

Чишмәләр чылтырап аксын

Билгеле булуынча, Җир йөзендә бар тереклек суга мохтаҗ.

Әйткәндәй, сусыз яшәеш юк, ул – тормыш чыганагы.

Безнең район борын-борыннан үзенең чишмәләре белән дан тота, шуңа күрә дә аны «чылтырап аккан чишмәләр төбәге» дигәннәр! Чишмәләргә бай җиребезнең суы нинди, никадәр саф һәм СанПиН нормаларына һәм таләпләренә туры киләме? Шул сорау белән без Рәсәй кулланучылар күзәтчелегенең Башкортстан буенча идарәлегенең Чишмә районы бүлеге начальнигы Таһир Байбуринга мөрәҗәгать иттек.

– Рәсәй кулланучылар күзәтчелегендә Чишмә районы территориясендә урнашкан 23 чишмәнең дә санитар-гигиена һәм бактериологик нормага туры килүе турында мәгълүмат бар. Тикшерү нәтиҗәләре буенча чишмә суларының сыйфаты, йомшаклыгы билгеләнгән, – дип хәбәр итте ул. – Яңа Абдула авылындагы Әүлия чишмәсе суының катылык буенча күрсәткече 5,2 мг/экв.л тәшкил итә, әйткәндәй, ул районда җир астыннан үзе бәреп чыккан бердәнбер чишмә. Иске Муса авылындагы Ак чишмәнеке – 6,4 мг/экв.л, Салих авылы янындагы Чатра чишмәсенеке 6,6 мг/экв.л, Каветка авылы чишмәсенеке 6,6 мг/экв.л, Чишмә поселогындагы «Сынташ» чишмәсенеке – 7,0 мг/экв.л, Әмин авылы чишмәсенеке 5,6 мг/экв.л, ә норма буенча су катылыгы 5тән алып 7 мг/экв.л тәшкил итә ала. Башка чишмәләрнең суларын да, катылыгы бераз нормадан артып китсә дә, эчәргә ярый.

Шуны билгеләп үтү мөһим, алда санап киткән барлык чишмәләрнең тирә-юне авыл биләмәләре, шунда яшәүче халык һәм битараф калмаган кешеләр ярдәмендә тәртипкә китерелә.

– Чишмәләр – ул районыбыз күрке һәм горурлыгы, бренды, шуңа да аларга карата сакчыл мөнәсәбәттә булыйк. Кулыбыздан килгәнчә тирә-юнен чистартып, тәртипкә китереп торыйк, дип мөрәҗәгать итәсем килә район халкына, – диде ул.
Читайте нас: