Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
31 октябрь 2019, 11:59

Республика җитәкчесе белән очрашу

«Торатау» Конгресс-холлында 9–11 сыйныф укучылары Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров белән очрашты.

Очрашуга төбәкара, бөтенрәсәй һәм халыкара олимпиадаларда җиңүчеләр һәм призерлар, шул исәптән Чишмә поселогының 1нче мәктәбеннән өч укучы – Максим Колесников (9нчы сыйныф), Влад Лопатовский (10нчы сыйныф) һәм Ирина Мөхәммәдиева (11нче сыйныф) чакырылды. Очрашу башланыр алдыннан укучыларга Мостай Кәримнең «Безнең өйнең яме» повесте буенча төшерелгән «Сеңелкәш» нәфис фильмы күрсәтелде.

– «Сеңелкәш» фильмын яратып карадым, ул җанны кузгата һәм битараф калдырмый, – дип тәэссоратлары белән уртаклашты 11нче сыйныф укучысы Ирина Мөхәммәдиева.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров фильмны караганнан соң балалар алдында чыгыш ясап, аларны Республика көне белән котлады, шулай ук укуда уңышларга ирешкәннәре өчен рәхмәт белдерде.

– Башкортстаныбызның яшьләр укыйсы һәм эшлисе килгән алдынгы субъектларның берсе булуын телибез. Безнең мәктәпләрне тәмамлаучыларның бер өлеше Башкортстаннан читкә китеп югары уку йортларында белем ала. Тик мин сезнең күбегезнең туган республикага кире кайтуын теләр идем, – дип билгеләде Радий Хәбиров.

Балалар очрашуда мондый нәтиҗәләргә ничек ирешә алулары турында сөйләделәр, үзләрен кызыксындырган темаларга сорау бирә, шулай ук үз идеяләрен тәкъдим итә алдылар.

Республика Башлыгы әңгәмә барышында шулай ук алга куелган бурычлар, шул исәптән яңа мәгариф учреждениеләре төзү, сәләтле балаларны матди дәртсендерү һәм Бердәм дәүләт имтиханында 100 балл алган чыгарылыш укучыларын әзерләүче укытучыларга премияләр бирү турында сөйләде.

Очрашу ахырында Радий Хәбиров өлкән сыйныф укучыларына үз планнарын гамәлгә ашыруда уңышлар теләде.

– Төбәк җитәкчесенең безнең республикадан сәләтле яшьләрнең китүенә игътибар бирүе дөрес, дип саныйм. Арытаба, аның сүзләренә караганда, Мәскәүнең, шулай ук илебезнең башка югары уку йортларын тәмамлаучылар кире республикага кайтсын өчен шартлар булдырылачак, – дип үз тәэссоратлары белән уртаклашты 11нче сыйныф укучысы Элина Мөхәммәдиева.
Читайте нас: