Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
25 октябрь 2019, 16:35

Алмагачлар шаулап үсәр

Күптән түгел җиләк-җимеш питомнигында алма бакчасы утыртылды, алмагачлар 11 гектар җирдә үсәчәк.

Юрий Светлов


Дин әһелләре фатиха биргәч кулларга көрәк тотып эшкә керештеләр. Бакчага нигез салучылар арасында район хакимияте, предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләре дә бар иде.

Җиләк-җимеш питомнигында 60 ел эшләп 1994 елда лаеклы ялга чыккан Екатерина Осипова өчен бу көн икеләтә бәйрәм булды – нәкъ шул көнне аңа 81 яшь тулды. Бакча утырту ул питомник хезмәткәрләре өчен генә зур вакыйга түгел, чөнки бу предприятие кайчандыр район бренды булган, республикада танылу алган, аның элекке данын кайтарырга кирәк, дип саный ветеран.

«Бельфлер башкирский» сортлы районлаштырылган 18 мең төп алмагач үсентесе Сызрань питомнигында үстерелгән. Җиләк-җимеш питомнигы хезмәткәрләре ике атна дәвамында Сызраньда стажировка үткәннәр, тәҗрибә алганнар. Аннан утырту өчен агач үсентеләре алып кайтканнар. Чишмә питомнигы җитәкчесе Рамил Галиуллин бакча утырту – предприятиене тергезү программасын тормышка ашыру буенча тәүге адымнарның берсе, дип хәбәр итте.
Читайте нас: