Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
23 октябрь 2019, 17:55

Башкортстан – минем туган ягым!

Үз төбәгеңне бел

Диләрә Мәһәдиева, китапханәче
10 октябрьдә Чишмә авылы китапханәсе икенче мәктәп һәм Чишмә авыл Советы белән берлектә «Башкортстан – минем туган ягым!» дип аталган крайны өйрәнү сәгате үткәрде.

Чара республика оештырылуның 100 еллыгына һәм Мостай Кәримнең бер гасырлык юбилеена багышланды.

Китапханәче Диләрә Мәһәдиева республика үсеше тарихы, төбәктәге истәлекле урыннар һәм күренекле кешеләр турында сөйләде.

Мәктәп китапханәчесе Динә Фәхретдинова Мостай Кәримнең биографиясе белән таныштырды. Дүртенче сыйныф укучылары чарага килүчеләргә язучы иҗаты турында сөйләделәр: Самир Басыйров «Озын-озак балачак» повестеннан өзек, ә Тимур Газизов «Кошлар очырам…» шигырен укыды. Соңыннан барысы да Мостай Кәрим һәм аның туган авылы турында фильм карадылар.
Читайте нас: