Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
21 октябрь 2019, 13:32

«Сугыш балалары»на медальләр тапшырылды

Игелекле эшләр

Зинур Усеев, район ветераннар советы рәисе урынбасары


Күптән түгел Тәпәреш авылында балачаклары һәм яшьлекләре Бөек Ватан сугышы елларына туры килгән ветераннарга КПРФның «Сугыш балалары» медален тапшыру тантанасы үтте.

Әлеге кирәкле эшне башлап йөрүче – колхоз производствосы ветераны, ветераннар һәм волонтерлар хәрәкәтләре активисты 82 яшьлек Әнисә Әхмәтшина, Тәпәреш авылында берничә дистә кеше аның тырышлыгы белән РФ Коммунистлар партиясенең «Сугыш балалары» медален алды.

Тантана 10 августта авыл Мәдәният йортында үтте. Истәлекле медальне тапшыруга ветераннар һәм аларның якыннары гына түгел, шулай ук Татарстаннан, Уфадан һәм республиканың башка районнарыннан кунаклар чакырылды.

Ветераннарны хөрмәтләү чарасы Башкортстан Республикасының атказанган артисты Ришат Галиханов һәм үз җырларын башкаручы Илдар Шәриповның концерт номерлары белән үрелеп барды. Сәхнәдән Әнисә Әхмәтшинаның үзе иҗат иткән, сугыш һәм сугыштан соңгы чордагы балаларның иңенә төшкән авырлыклар турындагы шигырьләре дә яңгырады.

Аның катнашлыгында төзелгән оештыру комитеты 40тан артык ветеранга Г. Зюганов имзасы куелган таныклык белән медальләр тапшырды.

Чараның тантаналы өлеше тәмамланганнан соң ветераннар һәм килгән кунаклар өчен чәй табыны оештырылды, өлкән буын вәкилләре балачак хатирәләрен искә алып сөйләшеп утырдылар.

Чараны үткәрүдә башлап йөрүчегә игелекле гамәле, Тәпәреш авылының хосусый малтабары Дамир Идиятуллинга иганәчелек ярдәме күрсәткәне өчен районның ветераннар советы президиумы исеменнән зур рәхмәт белдерәм. Шулай ук РФ Коммунистлар партиясенең Чишмә районы буенча комитетының беренче секретаре Рәүф Һадиевка, ветераннар һәм яшьләр хәрәкәтләре активистларына һәм оештыру комитеты әгъзаларына ветераннарга истәлекле медальләр алуда һәм тантаналы чараны үткәрүдә ярдәм күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерәсем килә.

Фото: veteranrb.ru
Читайте нас: