Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
19 октябрь 2019, 12:12

Чишмә эрбетләре

Күптән түгел Чишмә гимназиясенең 11нче сыйныф укучылары эрбет (кедр) агачлары утырту буенча экологик акциядә катнашты.

Бу көнне уку йорты янына 20 агач үсентесе утыртылды.

Укучылар хезмәт дәресләрендә үсентеләрне кышкы чорда кар басудан саклау өчен конуслар әзерләячәкбез, шулай ук даими су сибеп, тәрбияләп торачакбыз, дип вәгъдә иттеләр.

Үсентеләр «Зеленоград эрбетләре» питомнигының Уфа филиалында үстерелгән. Орлыктан утыртылган үсентеләр биш елда 10 сантиметр биеклектә үскән, аларның 20 сантиметр озынлыктагы көчле тамыр системасы бар. Тәҗрибәле урманчылар эрбет үсентесенең нәкъ шундый вакытта имин үсеп китүен билгели.

Үсентеләр ныклап тамыр алыр һәм берничә дистә елдан соң гимназия янында киң ябалдашларын җәеп ылыслы агачлар шаулап утырыр, дип ышанасы килә.

Бу көнне Башкортстан буенча барлыгы 100 агач үсентесе утыртылды.

Эрбет утырту буенча соңрак тагын бер акция үтәчәк: Чишмә поселогының Ленин паркында, Чишмә авылының яңа бистәсендәге балалар мәйданчыгында, шулай ук «Малыш» балалар бакчасы янында 30 үсенте утыртылачак.
Читайте нас: