Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
18 октябрь 2019, 14:00

Тиздән бер гасырлык юбилей...

2019 ел безнең төбәк өчен мөһим даталарга бай: республикабызның гына түгел, ә талантлы шагыйрь һәм язучы Мостай Кәримнең дә бер гасырлык юбилее билгеләнә, бу айда аңа йөз яшь тулган булыр иде.

Бөтен ил буенча күренекле якташыбызга багышланган чаралар үтә. Чишмәлеләр өчен Мостай Кәрим аеруча якын, чөнки ул якташыбыз, тумышы белән Келәш авылыннан. Чишмә районы агымдагы елны тулысынча бөек якташыбызга багышлады: район Мәдәният сараенда Театр елы барышында аның әсәрләре буенча спектакльләр сәхнәләштерелде, мәктәпләрдә һәм китапханәләрдә Мостай Кәримнең 100 еллыгы уңаеннан төрле чаралар – әдәби-музыкаль, китап уку кичәләре, флешмоблар үтте.

Чишмәнең Тарих-крайны өйрәнү музеенда халык шагыйренә багышланган күргәзмә зал бар. Андагы экспозицияләрне Мостай Кәрим үзе исән чакта ук музейга биргән. Соңрак кызы Әлфия Кәримова да аның шәхси әйберләрен музейга тапшырган. Шагыйрьнең туган көнендә Чишмә музее Келәш Мәдәният йорты фойесында күргәзмә оештыру өчен экспозицияләр бирәчәк.

Якташыбызның кече туган ягында – Келәштә дә юбилейга әзерләнәләр. Авыл урамына 1,8 чакрым озынлыкта асфальт юл салынган, моның өчен җәмгысы 24873,1 мең сум (республика бюджетыннан 24500 һәм муниципаль бюджеттан 373,1 мең сум) акча тотылган. Коймалар алыштырылган һәм буялган. Мәктәп каршындагы койма яңартылган, ике контейнер мәйданчыгы куелган, аларның һәркайсында унышар контейнер бар. Авылга Чишмә һәм Уфа яклап килгәндә Мостай Кәрим сурәте һәм аның сүзләре язылган ике баннер каршы ала.

150 урынга исәпләнгән тамаша залы булган, заманча һәм якты авыл Мәдәният йорты төзелгән – келәшлеләр өчен бу аеруча шатлыклы вакыйга. Әлеге вакытта анда проектор, тавыш җиһазлары урнаштырыла, белгечләр янгын хәвефсезлеге максатында түбәгә чыгу юлын эшли. Мәдәният йортының тирә-юне дә төзекләндерелгән: иске обелиск урынына Бөек Ватан сугышында катнашучылар хөрмәтенә яңа мемориал куелган. Мостай Кәримнең дә фронтта булуын искә алыйк. Клуб территориясенә шулай ук барлык хәвефсезлек таләпләренә туры килгән, аяк астына йомшак каплама җәелгән заманча балалар мәйданчыгы да төзелгән.
Читайте нас: