Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
17 октябрь 2019, 12:48

Ветераннар советында – яңа рәис

Районның сугыш һәм хезмәт ветераннары советы президиумының чираттагы киңәйтелгән утырышы «Изге күңелле кешеләр өчен игелекле эшләр» девизы астында үтте.

Е. Алексеев
Совет президиумы рәисе урынбасары З. Усеев утырышта катнашучыларны республика ветераннары (пенсионерлары) советының совет халкының 1941–1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүенең 75 еллыгын лаеклы каршылауга юнәлдерелүче мәгълүмати-аналитик материаллары белән таныштырды.

Гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләүдә, аларның законлы хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклауда, мәгариф учреждениеләренең педагоглар корпусы белән берлектә укучылар арасында ил һәм туган як тарихына кереп калган истәлекле даталар, вакыйгалар һәм фактларга багышланган иҗади бәйгеләр һәм батырлык дәресләре үткәрүдә ветераннар һәм волонтерлар хәрәкәтләрендә актив катнашуның уңай динамикасы ассызыкланды. Тарих-крайны өйрәнү музее хезмәткәрләренең мәдәни һәм тарихи мирасны пропагандалауда, халык арасында тәрбияви, әхлакый һәм патриотик юнәлештәге төрле чаралар үткәрүдәге роле билгеләнде.

Утырышта оештыру мәсьәләсе каралды. Совет президиумы әгъзалары президиум рәисе Ф. Әсәдуллинның авыру сәбәпле районның ветераннар оешмасы җитәкчесе вәкаләтләрен үз өстеннән төшерүе турындагы мөрәҗәгатен тыңладылар. Аның үтенече канәгатьләндерелде. Районның ветераннар советы президиумы рәисе итеп район хакимияте карамагындагы җәмәгать советы җитәкчесе, урындагы Совет депутаты, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Әхмәдиев Радик Рәшит улы сайланды.

Утырышта шулай ук үз вакытында район һәм республикада колхозлар һәм сәнәгать производствосы үсешенә зур өлеш керткән кешеләрнең игелекле эшләренә бәя бирелде.

Ветераннар һәм волонтерлар хәрәкәте активисты, ветераннар советы президиумы әгъзасы, хезмәт ветераны Ф. Кәшфетдиновка 80 яше тулу уңаеннан район хакимиятеннән һәм ветераннар советыннан котлау хаты белән истәлекле бүләк тапшырылды. Рәхмәт йөзеннән Ф. Әсәдуллинга аның тормышы, хезмәт һәм җәмәгать эшчәнлеге турында китап-альбом бүләк ителде.
Читайте нас: