Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
16 октябрь 2019, 16:46

Укучыларга – Мостай турында

Шагыйрьнең 100 еллыгына

Дания Еникәева, китапханәче


2019 елның 4 октябрендә поселок китапханәсендә язучы һәм шагыйрьнең 100 еллгына багышланган «Мостай Кәрим илендә» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә булды. Бу юллар авторы кичәгә килүчеләргә М. Кәрим тормышы һәм иҗаты турында сөйләде.

Язучының «Безнең өйнең яме» повесте буенча төшерелгән «Сеңелкәш» фильмы һәм «Озын-озак балачак» повесте турында фикер алыштык. Соңыннан барыбыз бергә «Язмышлардан узмыш бар», «Укытучыма» спектакльләреннән җыр җырладык. Чарада язучының тормыш һәм иҗат юлына багышланган «Тормыш мизгелләре» китабына зур игътибар бирелде.

Әдәби-музыкаль кичәдә катнашучылар Мостай Кәрим китаплары белән якыннан танышу теләге белән таралыштылар.
* * *


Регина Каспранова, китапханәче


4 октябрьдә Арслан авылы китапханәсендә дә Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулу уңаеннан шагыйрь китапларын уку чарасы үтте.

Тәүдә 1–5 сыйныф укучыларын бөек якташыбыз иҗаты белән таныштырдым, аның әкиятләре белән китапларны күрсәттем. Ачыклануынча, Мостай Кәримнең әкиятләр дә иҗат итүен барысы да белмәгән. Аннары балалар аның башкорт телендә язылган, аерым алганда, «Бака һәм сарык» һәм «Ялкау бал корты» әкиятләрен укыдылар.
Читайте нас: