Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
16 октябрь 2019, 12:37

Һәр сунарчы белергә тели...

Көзге сунарчылык кызган мәл.

Тик беркем дә тиз генә кулына мылтык алып урманга ауга бара алмый. Сунарчылар өчен аерым кагыйдәләр бар.

Бу турыда аңлатма алу өчен без «БР Сунарчылар һәм балыкчылар ассоциациясе» төбәк җәмәгать оешмасының Чишмә бүлекчәсе җитәкчесе Владимир Яковлевка мөрәҗәгать иттек.

– Кыргый җәнлекләргә һәм кошларга ел әйләнәсенә диярлек аучылык итәргә мөмкин, – диде Владимир Васильевич. – Мәсәлән, кабан дуңгызына сунарчылык мизгеле июньдә башлана, ә кыйммәтле тиреле җәнлеккә сентябрьдән февраль ахырына, су кошларын августтан ноябрь уртасына кадәр ауларга мөмкин. Беренче октябрьдән тояклылар – кыр кәҗәсенә һәм пошиларга ау мизгеле ачылды. Әлеге вакытта кыр кәҗәсен атуга дүрт, поши атуга – ике һәм кыргый дуңгыз аулауга тугыз лицензия бирелде. Һәр сунар төренә аерым рөхсәт кәгазе (лицензия) бирелә. Атуга рөхсәт 30 календарь көн буена гамәлдә. Аучы ассоциация әгъзасы булырга, аучылык билеты алырга һәм ел саен әгъзалык взносы түләргә тиеш.

Чишмә районында 815 аучы теркәлгән. Бюрократиясез дә булмый. Һәр аучы «Сунарчылык итү турында юллама-килешүләрне теркәү журналы»нда һәм «Аучылык ресурсларын табуга рөхсәт бирү һәм сунарда хәвефсезлек техникасын үтәү белән танышу журналы»нда теркәлергә тиеш. Аучы сунар мизгеле тәмамланганнан соң 20 көн эчендә ауга рөхсәт алу урыны буенча ассоциациягә килеп отчет бирергә бурычлы.

Шуны билгеләү мөһим, төнлә сунарга чыгу тыела! Шулай ук кыргый ата үрдәкләрне йөреп атарга ярамый. Аларны бер урыннан торып һәм яткан килеш кенә атарга мөмкин. Аңлашылуынча, ау мылтыгы законлы нигездә сатып алынырга һәм «Росгвардиянең БР буенча идарәлегенең лицензия-рөхсәт бирү бүлегендә» теркәлгән булырга тиеш.

Район бүлегендәге штатта ике егерь бар. Алар кыргый хайваннарның исәбен алып бара. Биотехник чаралар үткәрә: өстәмә тукландыра, ашату өчен махсус мәйданчыклар әзерли, тоз куя.

Закон бозуга килгәндә, агымдагы елда җитди очраклар булмавын билгеләп үтик. Кайвакыт аучы үзе белән сунарчылык билетын һәм корал йөртүгә лицензияне алырга оныта. Әлегә сунарчылык кагыйдәләрен бозу һәм браконьерлык очраклары теркәлмәгән.

– Чишмә районы сунарчылык өчен өч участокка бүленгән. Бу «Абрай» сунарчылык хуҗалыгы, «А. С. Вәлиев ХП» һәм «Гомуми кулланылыштагы биләмә», – дип сүзенә йомгак ясады Владимир Васильевич.
Читайте нас: