Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
15 октябрь 2019, 14:13

Барлык басмалар арасында район гәзитеннән якынрагы юк

11 октябрьдә, Республика көнендә, Чишмә районы хакимияте каршындагы мәйданда авыл хуҗалыгы ярминкәсе һәм Әбунәче көне үтте.

Иртәдән башлап вак яңгыр сибәләде, әмма бу оешмаларга һәм хуҗалыкларга ярминкәгә килеп үз продукциясен сатарга комачауламады, чишмәлеләр бу көнне быелгы яшелчә-җимешләрне, агач-куак үсентеләрен, сөт ризыкларын һәм башка бик күп төрле әйберләр сатып алалды.

Район Мәдәният сарае хезмәткәрләре чыгышы күңелләрне күтәреп җибәрде. Иртән сәгать уннарда мәйданда халык шактый күп иде инде.

Район гәзите хезмәткәрләре уңайлы урын сайлап сәхнә кырынарак урнашты. Биредә рус һәм татар телләрендәге гәзит үрнәкләре белән стенд һәм гәзиткә язылуның төгәл бәяләрен күрсәтеп өстәл куелган иде. Озак та үтмәде «Гәзиткә язылырга буламы?» дип тәүге әбунәчеләребез килде.

– Бергә яшәвебезгә 50 ел, шуның 48 елында район гәзитен алабыз. Хәзер гәзиткә язылмыйча булмый, интернеттан файдаланмыйбыз, барлык район һәм республика яңалыкларын укып беләбез. Бүген менә ярминкәгә килдек, бер уңайдан гәзиткә дә язылырга булдык, – диде Валентина Танаева.

Тормыш иптәше белән аңа, беренче язылучылар буларак, истәлекле бүләк тапшырдык. Шуны билгеләп үтик, редакция хезмәткәрләре бу көнне буш кул белән чыкмады – гәзит укучыларыбыз өчен төрле бүләкләр әзерләнде һәм алдан бәйге игълан ителде.

Гәзиткә язылырга теләүчеләр бер-бер артлы килә торды, чират хасил булды.

– Без дә гәзитне күптәннән, 1983 елдан бирле алабыз. Барлык мәгълүматны гәзит һәм телевизор аша беләбез. Гәзиттәге һәр мәкалә ошый, рецептлары да бик әйбәт, һәркемнең кулыннан килерлек, гади генә була. Минем теләгем: якташларыбызның игелекле гамәлләре турында язылган мәкаләләр күбрәк булсын иде, – диде гәзит хәбәрчесенә чиратта торган Әлфия Хәйбрахманова.

Людмила Эрштейн тормыш иптәше белән 2020 елның беренче яртысына язылу өчен килгән һәм үзе белән 1965, 1977, 1990 һәм 2010 елларда чыккан район гәзитләрен дә алып килгән. Ул аларны папкадан сак кына алып:

– Үткән заманнарны сагынсам, вакыт-вакыт әлеге гәзит битләренә күз салам һәм элекке колхозларның атамаларын хәтергә төшерәм, иске фотографияләрне карыйм. Гади кешеләр турында ешрак языгыз, уңышлар телим сезгә, – диде ул.

Людмила Ивановнага, бәйгедә игълан ителгәнчә, иң иске гәзитне алып килүче әбунәче буларак, истәлекле бүләк тапшырылды.
Читайте нас: