Чишмэ
-11 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
12 октябрь 2019, 14:26

Техниклар сафына алу

27 сентябрьдә Пионерлар һәм укучылар йортының техник иҗат бүлегендә техниклар сафына алу чарасы үтте.

Чара программасында RoboSTART, IT-технологияләр, Кулибин, Мастер, Фантазия, С.И.У.М., Креатив берләшмәләре эшчәнлеге юнәлешләре буенча җиде бирем булды. Балалар командаларга бүленде, һәркем үз белемен һәм сәләтен күрсәтә алды. Укучылар барлык сынауларны үткәннән соң тантаналы рәвештә ант бирделәр, соңыннан аларны актлар залында дискотека көтте.
Читайте нас в