Чишмэ
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
12 октябрь 2019, 14:11

Чишмә районы. 90нчы еллар

Чишмәлеләрнең 20–30 ел элек яшәеше турында – гәзит архивында

Туксанынчы еллар, бигрәк тә аның беренче яртысы, Рәсәй өчен авыр булды.

Кибет киштәләре буш, товар булса да, бик кыйммәт иде. Предприятиеләрдә җитештерү темплары кимеде. 1991 елда илдә кризис башлангач, Башкортстан матбугатын гәзит кәгазе белән тәэмин итүче Соликамск целлюлоза-кәгазь комбинаты туктатылу сәбәпле, район гәзите дә күләмен киметергә мәҗбүр булды.

Әмма чишмәлеләр төшенкелеккә бирелергә өйрәнмәгән, алар бернигә карамастан, яшәргә тырыша. Яңа йортлар төзелә, балалар туа. Ул елларда районның «Ленин юлыннан» гәзите менә шулар турында яза, ә 1992 елдан аның атамасы «Чишмә» дип үзгәртелә.


1990 ел

  • 3 гыйнвар, 2нче сан: Яңавыл авылында яңа мәктәп үз ишекләрен ачты. Кирпеч бина 192 укучыга исәпләнгән. Мәктәпне «Уфимтрансстрой» трестының 147нче төзелеш-монтаж поезды коллективы төзеде.
  • 5 гыйнвар, 3нче сан: Чишмә поселогының Совет урамында күп фатирлы йорт төзелә.
  • 16 гыйнвар, 7–8нче сан: Дурас авылында мәктәп карамагында 80 урынга исәпләнгән интернат ачылды.
  • 3 февраль, 16нчы сан: Чишмә авылы Мәдәният йортының иске бинасында крайны өйрәнү музее ачарга карар ителде, материаллар җыю белән олы яшьтәге тарихчы-крайны өйрәнүче, БАССР мәктәпләренең атказанган укытучысы Ш. А. Терегулов шөгыльләнә.
  • 9 июнь, 70нче сан: Чишмәнең төньяк өлешендә исәп буенча бишенче 864 урынга исәпләнгән бишенче мәктәп төзелә.
  • 19 июнь, 74нче сан: Шушы көннәрдә Чишмә шикәр заводында күптән көтелгән вакыйга булды – завод эшчеләре уналты һәм дүрт фатирлы йортлардагы фатирларга ордер алдылар.
  • 28 июнь, 78нче сан: Беренче яртыеллыкта халыктан 10 мең центнердан артык күләмдә сөт җыеп алынды.
  • 29 ноябрь, 143нче сан: Районның 60 еллыгы хөрмәтенә акчалата-әйберләтә юбилей лотерея билетлары чыгарылды. Караякуп авылыннан Әбүзәр Таһиров («Башкортостан» колхозы), Алкиннан Фәнисә Ганиева (Салават Юлаев исемендәге колхоз), районның «Агроснаб» хезмәткәре Зәнфир Сәйфуллин тәүгеләрдән булып үзләренең отышын алу өчен саклык банкына мөрәҗәгать иттеләр. Барысы да «Восход» мотоцикллары отты.

1991 ел

  • 4 гыйнвар, 2нче сан: «Нефтепроводмонтаж» трестының 1нче төзелеш-монтаж идарәсенең аренда участогы төзүчеләре сүзләрендә тордылар һәм Яңа 1991 елга шул ук трестның 5нче санлы автотранспорт предприятиесе эшчеләренә 36 квартиралы торак йорт төзеп файдалануга тапшырдылар. Ә төзелешнең соңгы этабында биредә яшәүчеләр арасында үз квартираларын матур итеп бизәкләү буенча бәйге игълан ителгән.
  • 15 гыйнвар, 6нчы сан: Гыйнвар аеннан башлап Чишмә поселогында 60 фатирда яшәүчеләр февраль аенда кабельле телевидение карый башладылар. Эксперименталь айда һәр кичне икешәр фильм күрсәтелә, нигездә алар – боевиклар һәм куркыныч фильмнар.
  • 19 гыйнвар, 8нче сан: Ярми биләмәсендә халык куллануы товарларын бүлгәндә (товар аз кайтарыла, ә халык кулында акча күп) жирәбә салу ысулы кулланыла. Башкарма комитет рәисе Ф. Атнагуловка Үзбәкстан галошы чыккан, ни чыкса да жирәбәгә үпкәләп булмый.
  • 19 гыйнвар, 8нче сан: Чишмә шикәр заводына – 20 ел, биредә тәүлегенә 3260 тоннага кадәр чөгендер эшкәртелә. Предприятиенең үз ярдәмче хуҗалыгы, яшелчә үстерү өчен теплицасы бар, биредә дуңгызлар, сыер маллары асрала.
  • 9 апрель, 41нче сан: Чишмә икмәк комбинатында прәннекләр җитештерү буенча цех сафка басты. Цехның куәте тәүлегенә 400–500 килограмм прәннек җитештерүгә исәпләнгән. Кибетләрдә аның бер килограммының бәясе – 2 сум 60 тиен.
  • 23 май, 58нче сан: Иртәгә, 24 майда, «Девятка»да 24 фатирлы яңа йорт ишекләрен киң ачачак. Аны үз хезмәткәрләре өчен «Приуралье» комбинаты һәм БАППСның механикалаштырылган күчмә колоннасы төзегән.
  • 28 май, 60нчы сан: Агымдагы ел башында Чишмәдә район Мәдәният йорты белән янәшәдә 312 урынлык музыка мәктәбен төзү эшләре җәелдерелде.
  • 15 июнь, 67нче сан: 1991 елның 12 июнендә Рәсәй Федерациясендә РСФСР Президентын сайлаулар булып үтте. Чишмәлеләр сайлауда актив катнашкан, күбесе Борис Ельцин өчен тавыш биргән.
  • 24 сентябрь, 110нчы сан: Уфа индустриаль-педагогия техникумының төзелеш отрядыннан студентлар «Заветы Ильича» колхозы өчен үрдәк абзары төзүне тәмамлый. Быел кыш колхозда 500 баш ана үрдәк асрарга карар иткәннәр. Үрдәкләр симертелә, аларның бер өлеше дәүләткә иткә тапшырылачак.
  • 5 октябрь, 115нче сан: Район гәзите редакциясе коллективы халык депутатлары Советы тикшерүенә район гәзитенә яңа исем бирү турындагы мәсьәләне куйды. Районда бәйге игълан ителде. Редакция хезмәткәрләренең күбесе «Чишмә тавышы» исемен тәкъдим итә. «Дим», «Трибуна», «Вакыт», «Офык», «Туган як» вариантлары да бар.
  • 17 октябрь, 119нчы сан: Халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү бинасының икенче катында урнашкан Чишмә видеоаппаратуралар заводы 20 еллыгын билгеләде. 45 мастер Благовар, Дәүләкән, Әлшәй һәм Чишмә районнарын хезмәтләндерә. Коллектив «Баштелерадиосервис» республика концерны белән завод коллективының 10 ел эчендә предприятиене сатып алачагы һәм үзенең мөстәкыйль фирмасын төзеячәге турында килешү төзеде.
  • 26 октябрь, 123нче сан: Ягып җылыту мизгеле алдыннан «Газсервис» фирмасының Чишмә бүлендек предприятиесе хезмәткәрләре планда каралган 728 фатир урынына 825енә, шул исәптән Чишмә поселогындагы 260 фатирга газ керткән.
  • 29 октябрь, 124нче сан: Редакциягә гәзиткә яңа исем бирү тәкъдимнәре белән бик күп хатлар килә, шалтыратучылар да күп. 15 кеше «Родник» –«Чишмә» исеме өчен тавыш биргән. Бу исемне беренче булып Новотроицк авылында яшәүче Филүзә Мөхәррәмова тәкъдим итте.
  • 26 ноябрь, 135нче сан: Башкортстанның «Агыйдел» художество берләшмәсе хезмәткәрләре якын вакытларда дәүләттән үз предприятиеләрен сатып алырга уйлыйлар. Моның өчен ике мең сум торган акцияләрне сатып алырга исемлекләр төзелә.
  • 10 декабрь, 141нче сан: 1991 елның көзе Чишмә поселогының төньяк өлешендә яшәүче балалар һәм ата-аналар өчен шатлыклы булды – яңа мәктәп ачылды, поселокта исәп буенча ул бишенче.

1992 ел

  • 8 февраль, 14нче сан: Район тарихында тәүге тапкыр «Ел укытучысы» бәйгесе үткәрелде.
  • 8 апрель, 31нче сан: 1нче санлы төзелеш-монтаж предприятиесенең сәнәгать зонасында тимер-бетон әйберләр җитештерү буенча яңа цех ачылды.
  • 11 апрель, 32нче сан: Районда кайчандыр алдынгы булган Ленин исемендәге колхоз үткән елның декабрендә шикәр заводының ярдәмче хуҗалыгына әйләнде.
  • 22 апрель, 35нче сан: 17 апрельдә републиканың кайбер районнары һәм шәһәрләрендә хакимият башлыклары билгеләнде. Чишмә районы хакимияте башлыгы итеп Ринат Мәгъсүмов билгеләнде.
  • 17 июнь, 50нче сан: Башкарма комитет вәкаләтләрен туктату һәм район хакимияте башлыгы вазифасын үти башлау сәбәпле, район хакимиятенең экономика, финанс, мәдәният һәм башка бүлекләре мөдирләре расланды.
  • 27 июнь, 53нче сан: Чишмәнең халыкны социаль тәэмин итү бүлегенә ике компьютер кайтарылды. Бу пенсия һәм пособиеләрне автоматлаштырылган рәвештә тәгаенләргә мөмкинлек бирде.

1993 ел

  • 17 февраль, 14нче сан: Гыйнвар азакларында район Мәдәният сараенда район коммунистлары җыелышы булды. Көн тәртибенә Рәсәй Федерациясенең бердәм коммунистлар партиясен тергезү турындагы мәсьәләләр кертелде. Җыелышта район партия оешмасын тергезү буенча инициатива комитеты рәисе Р. Һадиев җитәкчелегендә 50 коммунист катнашты.
  • 24 февраль, 16нчы сан: Районда терлекчелек продукциясен җитештерүнең сизелерлек кимүенә карамастан, «Смычка» коллектив авыл хуҗалыгы предприятиесенең беренче бүлекчәсендә 280 баш дуңгыз баласы асрала, 320 баш дуңгыз симертелә, 50 баш ана дуңгыз (40ы тикшерүгә куелган), 10 баш ата дуңгыз асрала.
  • 3 март, 18нче сан: «Смычка» коллектив авыл хуҗалыгы предприятиесе кооператив башлангычында ак төлкеләр үстерү фермасын оештырырга карар иткән. 1992 ел йомгаклары буенча, аларны сатудан хуҗалык кассасына 1 млн 200 мең сумга якын акча кергән. Хәзер «Смычка»да хатын-кызларга мех бүрекләр тегү цехы ачу турында уйлыйлар.
  • 17 март, 22нче сан: Республика шикәр промышленносте флагманы – Чишмә шикәр заводы чираттагы сезонын тәмамлады. Кышкы чорда 429 мең 570 тонна чимал эшкәртелде, 47 мең 840 тонна шикәр комы җитештерелде.
  • 8 май, 37нче сан: Чувалкип авылында торак төзелеше турында хәстәрлек күрелә, субайлар өстендә ике фатирлы 5 йорт төзелә, аларның гаражы, подвалы да булачак. Йортларны авылда яңа өйләнешкән яшь гаиләләргә бирү планлаштырыла.
  • 7 август, 61нче сан: Урак чорында килеп туган киеренке хәлне искә алып, хезмәт дисциплинасын һәм җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итү максатында халык депутатларының Чишмә район Советы президиумы 1993 елның 9 августыннан
  • 10 сентябренә кадәр милекнең барлык формасындагы предприятиеләрдә вино һәм аракы сатуны туктатып торырга, райпо системасындагы предприятиеләргә талон буенча аракы сатуны рөхсәт итәргә карар итте.
  • 10 сентябрь, 73нче сан: Белем көнендә Салих авылының яңа мәктәбендә тәүге кыңгырау шалтырады.
  • 2 октябрь, 77нче сан: Фермер Әлфәт Әсәдуллин дәүләткә мотлак тапшырырга тиешле булган 27 тонна урынына 80 тонна ашлык тапшырган.
  • 11 ноябрь, 88нче сан: Чишмә май заводы территориясендә ике ай чамасы элек магазин ачылды. Биредә яңа гына җитештерелгән, тик 10 процент өстәмә белән генә эремчек, сөт, кефир, каймак, сөт өсте сатып алырга мөмкин.
  • 11 ноябрь, 88нче сан: Чишмә поселогында 5нче мәктәп директоры Х. Г. Гайсин инициативасы буенча «Мәслихәт» татар-башкорт дуслыгы җәмгыяте төзелгән.

1994 ел

  • 22 гыйнвар, 6нчы сан: Лесной (Алкин-2) поселогында «Меркурий» акционерлык җәмгыяте арендага бина алып ипи пешерә башлады. Беренче сортлы оннан пешерелгән икмәкнең бәясе 140, югары сортныкы 160 сум тора.
  • 16 апрель, 30нчы сан: 8 апрельдә, җомга, Дмитриевка авылындагы (Шөнгәккүл авыл Советы) тугыз гаилә өчен бәхетле көн булды – аларның өйләренә газ торбалары кертелеп, газ челтәренә тоташтырылды.
  • 4 июнь, 43нче сан: Район хакимияте 5 һәм аннан күбрәк балалары булган гаиләләргә матди ярдәм күрсәтү өчен районның бюджеттан тыш фондыннан 4 миллион сум акча бүлде.
  • 31 август, 68нче сан: Районда Әмин авылының тулы булмаган урта һәм Ибраһим урта мәктәпләре төзелә. Яңа уку елыннан башлап авыллардагы барлык мәктәп ашханәләре гомум туклану хезмәтеннән баш тартырга, һәр мәктәп кышкылыкка үз көче белән яшелчәләр әзерләргә ниятли.
  • Дәвамы бар

Архивтагы мәкаләләрне Наталия Петрова һәм Рима Гобәйдуллина әзерләде
Читайте нас: