Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
12 октябрь 2019, 13:48

Чабата һәм тегү машинасыннан алып компьютер һәм спутникка кадәр

Быел безнең республика зур юбилеен билгели – 100 ел элек Башкортстан автономиясе оештыру турында Килешү төзелгән.

Бу гасырда төбәк зур адымнар белән алга атлаган.

Чишмә районы шул вакыт эчендә нинди үсеш алган? Бу турыда Чишмәнең Тарих-крайны өйрәнү музеенда белергә мөмкин. Музейда төрле темаларга караган өч зал бар, беренче зал районның төрле заманнардагы яшәешен чагылдыра. Биредә Чишмә районында табылган мамонт тешләреннән башлап төрле экспонатлар җыелган. XIV гасырда төзелгән ике археологик һәйкәлнең макеты тәкъдим ителгән.

1812 елгы Ватан сугышында катнашкан һәм «Парижны алган өчен» медале белән бүләкләнгән чишмәлеләрнең исемлеге тергезелгән һәм тәкъдим ителгән. Арытаба 1917 елгы революция һәм гражданнар сугышы чорындагы экспонатлар урын алган. Кулакларны хөкем итү буенча бердәнбер китап сакланган. Василий Чапаев дивизиясенең Чишмә районы буенча хәрәкәт итү картасы бар, ә тимер юл вокзалы бинасына М. Фрунзеның әлеге вокзалда булуын искә төшереп торучы истәлекле алтакта эленгән.

Музейда авыр кул хезмәте турында хатирә буларак сакланган сабан макеты да бар. Монда үз күзләрең белән чабаталар, керосин лампасы, күмер белән эшләүче үтүк күрергә һәм 20нче гасырдагы яшәеш шартларына гаҗәпләнергә мөмкин. Район халкы тарафыннан музейга колхозлар оештырылган чорда төшерелгән фотолар тапшырылган. Алар буенча гади халыкның ярлы һәм авыр тормышта яшәвен, халыкка белем бирү өчен ликбезлар оештырылуын күзалларга мөмкин, музейда шул чорга караган каурый каләм һәм кара савыты да бар.

Бөек Ватан сугышы башлангач Алкинда укчылар дивизиясе оештырылган. Музейда шул еллардагы бик күп сугыш кораллары һәм хәрби киемнәр саклана. Хәтта ике солдатның сугыштагы фрагменты булдырылган.

50–60нчы елларда ил сугыштан соңгы җимерекләрне торгыза, мал-туар саны, чәчүлек мәйданнар, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү арта. Яңа техника барлыкка килә, киемнәр дә үзгәрә. Музейда борынгы тегү машиналарын, иске телефоннарны, гармуннарны, сәгатьләрне һәм хатын-кыз туфлиен дә карарга мөмкин.

1960–1990 еллар үсеш алган социализм чорына туры килә. Биредә алдынгы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең фотолары да урын алган. Ленин орденын, «Хезмәт батырлыгы өчен» медальләрне дә музейга халык китергән.

Биредә «Музейга экспонат бүләк ит» хәйрия акциясе үтүен, аның ноябрь уртасына кадәр дәвам итәчәген исегезгә төшерәбез. Тарихи кыйммәткә ия булган әйберләр музейда лаеклы урын алыр һәм киләчәк буыннар өчен сакланыр. Түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин: Чишмә поселогы, Киров урамы, 13. Телефоннар: 8 (34797) 2-01-71, 2-04-07.
Читайте нас: