Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
11 октябрь 2019, 13:47

Республика көненә багышланган чара

4 октябрьдә район Мәдәният сараенда Республика көненә багышланган тантаналы җыелыш үтте.

Муниципаль район хакимияте башлыгы Флүр Уразмәтов җыелучыларны бәйрәм белән котлады һәм 2019 елда ирешелгән нәтиҗәләр турында сөйләде.

– Районда ике җәмәгать территориясе – Ленин паркы һәм Алкин-2 авылында ял паркы төзекләндерелде, шулай ук Шөнгәккүл, Игнатовка һәм Түбән Хаҗәт авылларында автомобиль юллары ремонтланды, – дип хәбәр итте үз чыгышында Флүр Уразмәтов. – «Башкортстан йорт аллары» программасы барышында Чишмә поселогында дүрт йорт алды ремонтланды, Шөнгәккүлдә күп фатирлы өч йорт алды, шулай ук Алкин-2 һәм Чишмә авылларындагы йорт алларында ремонт эшләре тәмамланып килә.

Чараның рәсми өлеше тәмамлангач хакимият башлыгы оешмалар һәм предприятиеләр ветераннарына, һәм хезмәткәрләренә район һәм республиканың социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткән өчен «Башкортстан Республикасы оештырылуга йөз ел» юбилей медальләре тапшырды.

Хакимият, оешмалар вәкилләре һәм хезмәткәрләре өчен концерт программасы оештырылды.

Мәдәният сарае сәхнәсендә «Рябинушка» ансамбле, «Гөлнәзирә» коллективы, «Ләйсән» хатын-кызлар вокал ансамбле һәм башкалар чыгыш ясады.
Читайте нас: